Татарстан Республикасында 2015 елның 4 декабренә 2 млн. 128,9 мең кв. м. торак, ягъни еллык биремнең 88,7% файдалануга тапшырылганы. Шул исәптән, соңгы ике атнада – 102 мең кв. м. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булып узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Төзелеш өчен материаллар, эшләнмәләр һәм конструкцияләр бер белешмәләр базасына җыелырга мөмкин, дип хәбәр итә Стройкомплекс интернет-порталы, Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгының Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектура департаменты директоры Андрей Белюченкога сылтама ясап.
Бүген “Свияжск регионара мультимодаль үзәген төзү” проектын гамәлгә ашыруның 1 этабы тәмамлануы турында хәбәр ителде: федераль һәм республика объектлары төзелеше беткән.
Бу проект “Транспорт атнасы-2015” барышында старт алды. Шунда ук Татарстан Республикасы белән телекүпер дә узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең транспорт министры Максим Соколов, Татарстанның транспорт министры Ленар Сафин һәм проектны гамәлгә ашыручы оешма һәм төркем җитәкчеләре катнашты.
Казан шәһәренең Совет районындагы Г.Кутуй-Даурия урамнары буенча торак комплексы составына керүче 10 катлы, 207 фатирлы 1 һәм 2 номерлы торак йортлар Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Россия Шәһәр төзелеше кодексының 48 һәм 51 статьяларына үзгәрешләр кертте. Үзгәрешләр БМОның Инвалидларның хокуклары турында конвенциясен ратификацияләүгә бәйле һәм социаль инфраструктура объектларын инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнә алган халык төркемнәре өчен каршылыкларсыз файдалана алырлык итеп үзгәртүгә юнәлдерелгән. Алар 2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 1 декабрьдә төзелештә кулланыла торган, төзелеш ресурсларының бәясен мониторинглау методын билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
“Россиянең Төзелеш министрлыгы 2015 ел азагына кадәр Хөкүмәтнең төзелеш ресурсларына бәяләрне мониторинглау механизмы турындагы карар проектын эшләргә тиеш. Моның өчен безгә иң беренче чиратта ресурсларга бәяләр турында мәгълүмат чыганагын билгеләргә кирәк, ул дөрес һәм актуаль булырга тиеш”, – диде киңәшмәдә Финанс департаменты директоры Владимир Мешков.
1 декабрьдә РФ Дәүләт Думасы бинасында күргәзмә ачылды, аның кысаларында төзелеш өлкәсендә иң яхшы инновация проекты буенча һөнәри конкурста лауреат һәм дипломант дәрәҗәсенә ирешүчеләрнең эшләре тәкъдим ителә. Чараны ачу тантанасында Россия Төзелеш министрлыгының шәһәр төзелешен зоналарга бүлү һәм территорияләрне планлаштыру департаменты директоры Оксана Гармаш катнашты.
Төзелештә бәя билгеләүне үзгәртеп кору концепциясе рәсми тәкъдим ителде, “ТР ДЭББИ” ДАУ аналитик бүлек башлыгы М.М. Афанасьев аңлатмасы
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләре 1029 объектның 1023сендә тәмамланган
“Россиянең финанс форумы”нда өлешләп төзүдә иминиятләштерү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр