Төзелеш өчен материаллар, эшләнмәләр һәм конструкцияләр бер белешмәләр базасына җыелырга мөмкин, дип хәбәр итә Стройкомплекс интернет-порталы, Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгының Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектура департаменты директоры Андрей Белюченкога сылтама ясап.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, хәзерге вакытта төзүчеләргә алар турындагы белешмәләр системага салынмаган һәм тулылыгы белән аерылып тормаган төзелеш материалларының күп төрләрендә ориентлашуы авырга туры килә.
“Россия төзелеш материаллары сәнәгате белешмәсе”н эшләү зарурлыгы бар, ул төзелеш материаллары, эшләнмәләре һәм конструкцияләре турында, аларны җитештерүчеләр, аларның еллык күләмнәре һәм җитештерү географиясе турында, кулланыла торган технологияләре, ә идеалда – җибәрелү бәяләре турындагы мәгълүматларны системага салыр иде”, – дип белдерде А. Белюченко Урал федераль округының төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү мәсьәләләренә багышланган округ киңәшмәсендә.
Ул билгеләп үткәнчә, бу гади мәсьәлә түгел, чөнки төзелеш продукциясе бик күп төрле. “Ләкин әлеге эш бик әһәмиятле, чөнки белешмәлек төзү төзелешкә һәм ремонтка киткән чыгымнарны оптималь материаллар сайлап алу хисабына киметергә мөмкин итәчәк”, – диде А. Белюченко.
Ул шулай ук Россия Төзелеш министрлыгының үз ягыннан белешмәлек эшләүдә ярдәм итәчәге турында да искәртте. Әлеге эшкә Төзелеш материаллары, эшләнмәләре һәм конструкцияләре җитештерүчеләрнең илкүләм берләшмәсе алынырга әзер
Мәскәү шәһәренең дәүләт төзелеш күзәтчелеге комитеты