Ике торак йорт ярашлылык турында бәяләмә алды

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Совет районындагы Г.Кутуй-Даурия урамнары буенча торак комплексы составына керүче 10 катлы, 207 фатирлы 1 һәм 2 номерлы торак йортлар Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Торак йортларның төзүчесе - "УнистройДом" УТК ҖЧҖ, һәр йортның гомуми мәйданы - 14252,3 кв.м. тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International