VII “Россиянең финанс форумы” кысаларында “Өлешләп төзүдә җаваплылыкны иминиятләштерү” дигән “түгәрәк өстәл” барышында иминиятләштерүчеләргә карата яңа таләпләр кертелгәннән соң торак төзеп тапшырган төзүчеләрнең җаваплылыгын иминиятләштерү базарындагы хәл турында фикер алыштылар. Анда РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак сәясәте департаменты директоры Никита Стасишин катнашты.
Үзенең чыгышында Никита Стасишин 2015 елның 1 октябреннән соң өлешләп төзү өлкәсендә эшләүче иминият компанияләренә карата таләпләрне катгыйландыручы федераль закон үз көченә кергәннән соң базарда нибары 19 иминиятләштерүченең һәм Үзара иминиятләштерү җәмгыятенең (ОВС) калуы турында искә төшерде. “Өлешләп катнашу турындагы шартнамәләрне иминиятләштерү һәм теркәү хәзер ничек гамәлгә ашырылачак, дигән сорау күпләрне борчый иде. Ләкин Төзелеш министрлыгы һәм Росреестрның Үзәк Россия Банкы белән уртак эшчәнлеге аркасында безгә катлаулы проблемаларны кисәтергә мөмкин булды. Хәзер, бездәге белешмәләр буенча, бу шартнамәләрне теркәү буенча бернинди дә проблема юк”, – дип аңлатма бирде департамент башлыгы.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, иминиятләштерүчеләрнең үз шартнамәләренә һәм төзүче компанияләргә карата куелган таләпләре үзенә бер төрле иләк булып хезмәт итә, ул кешеләргә торак төзелешенә үз акчасын инвестицияләгәндә үз-үзләренә ныграк ышанырга ярдәм итәчәк. “214-ФЗ кертелгән һәм кертелергә планлаштырылган барлык үзгәрешләр гражданнарның акчаларын иминләштерү өчен юнәлдерелгән”, – дип тә өстәде Никита Стасишин.
Ул шулай ук Россия Төзелеш министрлыгының иминият компанияләренә һәр яклап ярдәм итәргә һәм төзүчеләр иминиятләштерүдән файдалана алсын өчен субъектлар белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын да билгеләп үтте.
Россия Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте