1 декабрьдә РФ Дәүләт Думасы бинасында күргәзмә ачылды, аның кысаларында төзелеш өлкәсендә иң яхшы инновация проекты буенча һөнәри конкурста лауреат һәм дипломант дәрәҗәсенә ирешүчеләрнең эшләре тәкъдим ителә. Чараны ачу тантанасында Россия Төзелеш министрлыгының шәһәр төзелешен зоналарга бүлү һәм территорияләрне планлаштыру департаменты директоры Оксана Гармаш катнашты.
Иң яхшы инновация проектына Бөтенроссия һөнәри конкурсы Дәүләт Думасы, Россиянең Төзелеш министрлыгы, РФ Фәннәр академиясе, НОСТРОЙ, проект-эзләнү һәм төзелеш тармагындагы фәнни һәм һөнәри берләшмәләр, шулай ук җәмәгатьчелек катнашында Илкүләм эзләнүчеләр һәм проектлаучылар берләшмәсе тарафыннан үткәрелде. Конкурста катнашу өчен 174 заявка кабул ителде.
“Яңа технологияләрне һәм материалларны эшләү, яңа проект чишелешләре белән берлектә файдалану – төзелеш тармагын үстерү өчен, илдәге гражданнарны уңайлы һәм имин торак белән тәэмин итү һәм уңайлы тереклек шартлары тудыру өчен мәҗбүри шарт. Инновацияләрне кертү – министрлык эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе. Шушы конкурсның жюри составында катнашып, без төзүчеләребезнең һәм проектчыларыбызның, чыннан да, бу конкурста күрсәтерлек нәтиҗәләре барлыгына тагын бер мәртәбә инандык. Хәзер иң яхшы инновация проектлары белән күргәзмәгә килүчеләр дә таныша ала”, – дип сөйләде ачылыш тантанасында Оксана Гармаш.
Күргәзмәнең төп максаты һәм бурычы — Россиянең архитектура, төзелеш һәм инженерлык эзләнүләре өлкәсендә иң яхшы казанышларны, шәһәр төзелеше өлкәсендә проект-төзелеш тармагының нәтиҗәлелелеген арттыру өчен заманча методларны һәм идарәлек итү технологияләрен популярлаштыру, төбәкләрнең икътисади һәм шәһәр төзелеше үсеше комплексларында актив позиция биләгәндә һәм билгели торган роль башкарганда проект идарәсенең инновация сәясәтен формалаштыру. Чарада катнашу өчен заманча казаныш технологияләреннән файдаланып тормышка ашырылган һәм инновация аларга уңыш китергән проектлар, шулай ук тормышка ашырылмаган архитектура проектларының концепцияләре тәкъдим ителә. Күргәзмә 4 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Конкурста җиңүчеләр 12 номинациядә бүләкләнде. Беренче урын яулаган проектлар исемлегенә “Саха (Якутия) Республикасы, Оймякон районы, Усть-Нера пос. биш күпфатирлы торак йорты”, Санкт-Петербургтагы “Собрание” торак комплексы”, Амур өлкәсендәге “Эволюция” манарасы” һәм “Москва-Сити”, “Комодров “Восточный”, Казандагы “Әкият” дәүләт татар курчак театры”, Санкт-Петербургтагы “Eightedges” бизнес-үзәге һ.б. керде.
РФ Төзелеш министрлыгы матбугат үзәге