Россиянең Төзелеш министрлыгы төзелеш ресурсларына бәяләрне мониторинглау методикасын эшләргә кереште

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 1 декабрьдә төзелештә кулланыла торган, төзелеш ресурсларының бәясен мониторинглау методын билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

“Россиянең Төзелеш министрлыгы 2015 ел азагына кадәр Хөкүмәтнең төзелеш ресурсларына бәяләрне мониторинглау механизмы турындагы карар проектын эшләргә тиеш. Моның өчен безгә иң беренче чиратта ресурсларга бәяләр турында мәгълүмат чыганагын билгеләргә кирәк, ул дөрес һәм актуаль булырга тиеш”, – диде киңәшмәдә Финанс департаменты директоры Владимир Мешков.

Хәзерге вакытта төзелеш ресурсларына карата бәяләр базасы Федераль дәүләт статистикасы хезмәте тарафыннан алып барыла, ләкин мониторинг 100 позиция буенча гына үткәрелә. Мәгълүматны төзелеш материалларын сатып алучы оешмалардан сайланма рәвештә генә алалар.

“ФЦЦС” ФАУ җитәкчесе урынбасары Екатерина Голоулина сүзләренә караганда, төгәл сметаларны төзү өчен кирәкле, күзәтелеп барыла торган позицияләрнең күләме 30-40 меңгә җитәргә тиеш. Шул ук вакытта Россиядәге иң зур база Мәскәүдә алып барыла. Мәскәү шәһәренең төзелештә бәя сәясәте һәм дәүләт экспертизасы буенча комитетының Смета-норматив документларны экспертизалау һәм ТСМ теркәү идарәсе башлыгы Сергей Лахаев әйткәнчә, ул 23 800 позициядән гыйбарәт һәм ай саен актуальләштереп торыла.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча вәкилләре киңәшмәдә катнашкан Россиянең Росстат агентлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Салым органнары, НОПРИЗ һәм НОСТРОЙ оешмалары тарафыннан төзелеш ресурсларына бәяләрне мониторинглау методикасын эшләү буенча тәкъдимнәр Россиянең Төзелеш министрлыгына җибәреләчәге турында карар кабул ителде.

                                                                                                                                 РФ Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International