ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Бүген идарә башлыгы Василий Кудряшов рәислегендәге Татарстанның Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә Ришватчелеккә каршы комисиянең утырышы булды. Чара җирле органнар җитәкчелеге белән видеоконференция рәвешендә узды. Василий Кудряшов сүзләренчә, Инспекция хезмәткәрләренең һәр гамәле ачык һәм үтә күренмәле булырга, ә бирелгән боерыклар исемлеге, инспекторлар тарафыннан тикшерү нәтиҗәләре рәсми сайтта вакытында урнаштырылырга тиеш.

 

Ришвәтчелеккә каршы көрәш максатыннан Инспекциядә инспекторлар тарафыннан “Дәүләт төзелеш нормаларын  (ДТН) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында” Федераль законны үтәүне, ДТН регламентын үтәүне, тиешле документлар барлыгын контрольдә тотучы һәм ДТН узганда хезмәттәге затларның эшчәнлегендә бозулар ачыклаучы “мобиль сектор” булдырылган. Ришвәтчелек очракларын кисәтү өчен утырышта Ведомство бүлегендә эчке контроль системасын булдырырга карар кабул иттеләр. Ул документларның дөреслеген, шулай ук төзелеш күзәтчелеген уздырганда хезмәттәге затларның намуслылыгын тикшерәчәк.

 Бүген Казанда "Салават күпере" торак комплексының беренче йорты файдалануга тапшырылды. Өй туйлары үткәрүчеләрне котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, "ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды" башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов килде.

"Бүген безнең башкала тормышында бик зур вакыйга - "Салават күпере" яңа микрорайонының беренче йортын ачабыз. Республика җитәкчеләре һәм ТР Президентына рәхмәт белдерәсем килә. Күптән күгел генә без Казанны зурайтырга кирәк дип уйлаштык. Ә бүген беренче йортка өй туена килдек. Бу бик зур эш, зур микрорайон һәм Казан халкы өчен яңа бәхет", - диде Казан мэры Илсур Метшин. Ул микрорайонны төзүдә катнашкан барча кешегә рәхмәт белдерде.

2015 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россия күләмендә гражданнар кабул ителә.Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә кабул итү эшләре Казан ш., З. Кызыл ур, 15/9 адресы буенча башкарылачак.
Проект документлары экспертизага тиешле капиталь төзелеш объектлары төзелешендә, үзгәртеп корылышында дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкаруга бәйле мәсьәләләрне хәл итү, гамәлдә булган законнар нигезендә, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе вәкаләтләренә карый.
Кабул итү алдан язылмыйча үткәрелә.

 


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

3 катлы, 384 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Яңа мәктәпкәчә белем бирү оешмасы Казан шәһәренең Идел буе районында, Горки-III торак массивындагы 16А номерлы микрорайонда урнашкан, объектның гомуми мәйданы - 5508 квадрат метр, мәкәтәпкәчә белем бирү учреждениесенең төзүчесе - "Тандем-Д" ҖЧҖ.


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе коррупцияне барлыкка китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча даими эш башкара.

Инспекциядә коррупциягә каршы көрәш чаралары ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган 2015-2020 елларга коррупциягә каршы программа нигезендә оештырылды.

Казан шәһәренең Идел буе районында Оренбург тракты урамы буенча Торак йортлар һәм инфраструктура объектлары комплексы составына керүче (төзелешнең 2 нче чираты) торак булмаган биналары кертеп төзелгән 3 һәм 4 номерлы торак йортлар ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Бу объектларны төзүче – “Грань” ҖЧҖ, торак булмаган биналары кертеп төзелгән 3 номерлы йортның гомуми мәйданы –  14541 кв.м., 4 номерлы йортныкы – 17095 кв.м.

 

2003 елда бу көнне Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәле сәяси конференциядә имза салу өчен БМОның Коррупциягә каршы конвенциясе ачыла, ул 2003 елның 1 ноябрендә БМО генераль ассамблеясы тарафыннан кабул ителгән була. Документ аңа имза салган дәүләтләрне ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупциячел керем алуны җинаятьчел хокук бозу дип игълан итәргә мәҗбүр итә.


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

11 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең киңәшмәләр залында ведомство башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә видеокиңәшмә рәвешендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы була. 


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында министр И.Ә. Фәйзуллин җитәкчелегендә җитәкчелек составының аппарат киңәшмәсе узды. Чарада узган атнага йомгак ясадылар, киләсе атна планы турында сөйләштеләр.


6
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

 Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта катнашучылар “Террорчылыкка бәйле гамәлләр булырга мөмкин булган объектларны һәм кешеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында”гы мәсьәлә карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International