Россия Төзелеш министрлыгының яңа бәя билгеләү концепциясе Иҗтимагый совет комиссиясендә принципиаль рәвештә хупланды
Россиянең Төзелеш министрлыгы төбәкләргә ТКХ объектларының иминлек чараларын көчәйтергә кушты
Татарстан Республикасында 2 миллион 26,9 мең квадрат метр торак яки еллык биремнең 84,5% ы кертелгән.
ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив хәбәрләренә караганда, 2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында төзелеш тармагында 42 бәхетсезлек очрагы булган, шуның 26сы авыр нәтиҗәләргә бәйле, 16 очракта кешеләр һәлак булган.
"Салават күпере" торак районындагы 13-5 номерлы йорт Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
2015 елның 10 аенда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан республиканың төзелеш объектларында 3718 мәртәбә тикшерү үткәрелде, нтиҗәдә 1533 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. 2015 елның гыйнварыннан башлап октябренә кадәр ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан барлыгы 1617 төзелеш объектында күзәтчелек эшләре алып барылды.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгы рәислегендә “Казан” ММҮ бинасында “Фон” фирма-төзүче вәкилләре белән торак йортларны өлешләп төзүдә катнашучылар арасында очрашу булды. Бүгенге көндә әлеге төзелеш компаниясе Казанда һәм Чаллыда 22 йорт төзи, алар “проблемалы” булып санала, чөнки өлешләп төзү программасы буенча йортлар төзелешендәге билгеләнгән вакытка төзелеп бетәргә өлгермиләр. Казанда бу “МЧС” ТК, “Симфония” ТК һәм “Кояшлы шәһәр” ТК йортлары.
140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы “Торак биналарны инвалидларның ихтыяҗларына яраклаштыру буенча таләпләрне раслау турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү хакында” эшләп бетерелгән карар проектын әзерләде һәм Россия Хөкүмәтенә тапшырды. Бу хакта 16 ноябрь көнне Россиянең төзелеш министры Михаил Мень Инвалидлар турындагы конвенцияне ратификацияләү һәм каршылыксыз мохит формалаштыру белән бәйле чараларны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә җиткерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида “ЮИТ” концерны президенты Кари Каунискангас белән очрашты.
Искәртеп үтәбез, Рөстәм Миңнеханов Финляндия башкаласында ике көнлек визит белән.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "ЮИТ" компаниясе – Татарстанның күптәнге һәм ышанычлы партнеры.
"Россия гаиләсе өчен торак" программасын тормышка ашыру кысаларында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында җир кишәрлекләрен, төзүчеләрне, торак төзелеше проектларын сайлап алуны дәвам иттерү турында игълан ителде. Документларны тапшыру вакыты 2015 елның 1 декабренә кадәр озынайтылды.