Татарстан Республикасында 2015 елның 4 декабренә 2 млн. 128,9 мең кв. м. торак, ягъни еллык биремнең 88,7% файдалануга тапшырылганы. Шул исәптән, соңгы ике атнада – 102 мең кв. м. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булып узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш министры хәбәр иткәнчә, бүген 21 муниципаль берәмлектә торакны гамәлгә кертү буенча план йөкләмәләре тулысынча үтәлгән.
Социаль ипотека программасы буенча 2015 елның 4 декабренә гомуми мәйданы 221,9 мең кв. метр булган 3 мең 727 2 мең фатирлы 128 йорт файдалануга тапшырылган. Соңгы ике атнада – 30,4 мең кв. м.
5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 2015 елда 45 сертификат рәсмиләштерелгән, 4 декабрьгә 37се гамәлгә ашырылган.
2015 елда ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 4 декабрьгә милекчелек хокукы турында 158 таныклык бирелгән, шулардан 129 торак урыны республика милкенә сатып алынган.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 33 торак йорттан 29 йорт (70%тан артыгы) әзер диярлек; 4 йорт (30 дан алып 70%ка кадәр) – уртача әзерлектә.
2015 елда аренда торагы төзелеше программасы кысаларында гомуми мәйданы 33 мең 83 кв. м булган 8 торак йорт гамәлгә кертелгән.
“Иннополис” территориаль-аерымланган инновация үзәгендә гомуми мәйданы 8 мең 372 кв. м булган 145 фатирлы 4 йорт төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылган
Ирек Фәзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда шулай ук социаль-мәдәни объектлар төзү буенча 3 республика программасы тулысынча үтәлгән: Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәмне модернизацияләү программасы; районнарда универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы; участок полиция вәкаләтле хезмәткәрләре өчен торак төзү программасы.
Киңәшмә барышында гражданнарны аварияле торактан күчерү һәм өлешле торак төзелешен тәмамлау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин нотыгыннан соң Рөстәм Миңнехановның өлешлләп торак төзү турындагы сорауларына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин җавап бирде.
– Акчаларын биреп, торак ала алмаганнар темасы – четрекле тема, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, – бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, төзелеш алып баручы компанияләргә карата җитди чаралар күрергә кирәк. Бүген кешеләрне алдыйдар, алар исә барлык хакимиятне гаеплиләр, – диде Татарстан Президенты. – Мин бу хакта һәркөнне хатлар алам. Әлбәттә, кешеләр ачулы, рөхсәт документларын бирүче органнар кая караган, диләр. Бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк! Бүген без вәзгыятьне контрольдә тотарга тиеш, шул исәптән күзәтчелек һәм хокук саклау органнары катнашында да. Бу бит безнең кешеләр, бу безнең гражданнар, күбесенең яшәр урыны юк, күп гаиләләрнең балалары бар. Барлык чараларны да күрергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов Казан хакимиятенә бу мәсьәләдә активрак эшләргә тәкъдим итте. “Мин Казан хакимиятенең позициясен аңламыйм, – диде ул, –бу хәлдә гаеплеләрне эзләргә түгел – хәл итү юлларын эзләргә кирәк, безнең өчен бу мәсьәләне беркем дә хәл итмәячәк”.
ТР Президентының матбугат хезмәте, Елена Бритвина.