Бүген “Свияжск регионара мультимодаль үзәген төзү” проектын гамәлгә ашыруның 1 этабы тәмамлануы турында хәбәр ителде: федераль һәм республика объектлары төзелеше беткән.
Бу проект “Транспорт атнасы-2015” барышында старт алды. Шунда ук Татарстан Республикасы белән телекүпер дә узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең транспорт министры Максим Соколов, Татарстанның транспорт министры Ленар Сафин һәм проектны гамәлгә ашыручы оешма һәм төркем җитәкчеләре катнашты.
Яңа мультимодаль логистика үзәге мәйданындагы хәлләр турында “Ространсмодернизация” федераль казна оешмасы генераль директоры – федераль милек объектлары төзелешенең дәүләти заказ бирүчесе – Илья Гудков сөйләде. Ул планга кертелгән барлык федераль һәм республика милеге объектларының төзелгән дип ассызыклады. И.Гудков сузләре буенча, бу эш “Россиянең Транспорт министрлыгы һәм аларның Татарстан хезмәттәшләренең бердәм көче белән башкарылды. Күпьяклы терәксез мондый проектны җирлек дәрәҗәсендә генә гамәлгә ашыруы шактый авыр булыр иде. Ирешелгән нәтиҗәләр сайланган схеманың кулайлыгын тагын бер кат дәлилли. Проект алдагылары өчен дә менә дигән үрнәк була ала”.
Беренче этапта республика хисабына тулысынча территория гидронамыв территорияләре төгәлләнгән һәм мәйдан электр белән тәэмин ителгән. Федераль бюджет хисабына исә төрле типтагы йөк корабларын кабул итәрдәй причал диварлары, керә торган тимер юллары, үзәкне М-7 “Идел” федераль трассасы белән тоташтыручы, транспорт чишелеше булган автомобиль юлы төзелешләре тәмам. Свияжск тимер юлы станциясенең җиһазы яңартылган.
Проектның 1 этабын гамәлгә ашыруның гомум финанслау күләме – 8 млрд сум, шуның 6,5 – федераль бюджет акчасы.
Свияжск регионара мультимодаль логистика үзәге проектын гамәлгә ашыру Татарстанны “Төньяк-Көньяк” һәм “Көнбатыш-Көнчыгыш” халыкара транспорт коридорлары кисешендәге транспорт-логистика кичүләрнең төп урынына әйләндерә. Проект ил эчендә, Европа һәм Кытай арасында төзелүче тимер юлы, су һәм автотранспорт аша кичүләрне тагын да җайлау мөмкинлеген бирәчәк.
Проектның дәвамы порт, контейнер һәм склад зоналарын, техник хезмәт күрсәтү комплексларын, йөк транспорты өчен туктау урыннарын, административ-сервис үзәген һәм башка кирәкле логистика инфраструктуралары төзүне үз эченә алган. Үзәкнең төп транспорт һәм склад хезмәт төрләренә тимер юлы, су һәм автотранспорт аша җиткерелгән йөкне эшкәртү, төяү һәм җибәрү, йөкләрне төрү һәм саклау, транспорт-экспедицион хезмәт күрсәтү керә.
Бүгенгә Татарстан буенча йөк агымының гомум күләме елына 45 млн.тонна тәшкил итә. 2020 елга йөк агымының 25% күбрәген, 2030га – 40% күбрәген Свияжскидагы мультимодаль логистика үзәгенә юнәлдерү планлаштырлган. Әлеге үзәкнең максаты – Татарстанны халыкара логистика каркасына кушу, инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа эш урыннары булдыру.
Алдагы этаплар планында үзәк территориясенә махсус икътисади зона статусын бирү һәм объектлар төзелешенә өстәмә шәхси инвестицияләр җәлеп итү каралган.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте