Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләре 1029 объектның 1023сендә тәмамланган

2015 елның 28 ноябре, шимбә

ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе белешмәләре буенча, 2015 ел башыннан бирле Татарстан Республикасында 42 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 26 сы – авыр нәтиҗәле, 16 очракта һәлак булучылар бар. Хезмәт  сагы кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 658 карар чыгарылган.

ТР Хөкүмәте йортында булып узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әнә шундый мәгълүматлар җиткерде.

Видеоконференцэлемтә рәвешендә узган киңәшмәне муниципаль районнар белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Алексей Фролов 2015 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасының үтәлеше турында сөйләде. 2015 елгы программага кертелгән объектлардан тыш, янга калдырылган акча һәм милекчеләрнең акчалары лимитын арттыру хисабына (Түбән Камада, Казанда, Чаллыда һәм Лениногорскида) программага өстәмә рәвештә 47 күпфатирлы йортта яңа 53 эш төре һәм 47 эш төрләре белән 30 яңа күпфатирлы йорт кертелгән. ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 1029 объектның 1023сендә эшләр төгәлләнгән, Яшел Үзән муниципаль районындагы 6 объектта эшләр алып барыла. Шул ук вакытта 950 күпфатирлы йорт ДТИ тарафыннан кабул ителгән.      

Алексей Фролов 2015 елгы программа буенча гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү турында тәгаенләбрәк сөйләде.

ТР Газлаштыру фонды тормышка ашыра торган программаларга килгәндә, бүген алар тулысынча үтәлгән, документларны рәсмиләштерү эшләре алып барыла (авылда су белән тәэмин итү программасы, җылыту системасын индивидуаль пар казаннарына күчерү системасы, социаль-мәдәният котельняларында пар казаннарын алмаштыру, шулай ук муниципаль районнарда урамнарны яктыртуны торгызу).

Алексей Фролов утлавыкларны һәм яшелчә-бәрәңге саклый торган биналарны капиталь ремонтлау программасы турында һәм силос-сенаж ярларын төзү турында сөйләде. 27 ноябрьгә карата әлеге юнәлешләрдә эшләр төгәлләнгән, заказчының кисәтүләрен бетерү һәм башкарылган эшләрне кабул итү гамәлгә ашырыла.

“Парклар һәм скверлар” программасы буенча Татарстан Республикасында яңа 75 төзелеш объекты кертелгән, 65 объектка капиталь ремонт ясалган. Барлык 140 паркта һәм скверда төзү-монтажлау эшләре беткән, эшләрне оператив башкару 100% тәшкил итә. Паркларны һәм скверларны төзекләндерү программасы республиканың 45 муниципаль районын колачлый. Республикада яшәүчеләр өчен төзекләндерелгән яшел зоналар территориаль рәвештә шәһәрләрдә (78 объект), шәһәр тибындагы поселокларда (23 объект), авыл җирлекләрендә (39 парк һәм сквер) урнашкан.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары 2015 елның 10 аенда ТКХ мәсьәләләре буенча гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында да белешмәләр китерде. Шушы чорда барлыгы 16 157 мөрәҗәгать кабул ителгән, бу 2014 елның шушы чоры белән чагыштырганда 548 мөрәҗәгатькә күбрәк. Аларда 25 516 тема һәм мәсьәлә күтәрелә, барысы да ТКХ комплексы эшчәнлеге белән бәйле.

Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше – 13 589ы, ягъни 53%ы күпфатирлы торак йортларда гомуми милекне карап тотуга кагыла. Коммуналь хезмәтләрне сыйфатсыз җиткерүгә карата мөрәҗәгать итүчеләрнең 12%ы зарлана (2 мең 957 мөрәҗәгать).

Идарәче компанияләрнең эшеннән 461 граждан яки мөрәҗәгать итүчеләрнең 2% канәгать түгел.

960 мөрәҗәгать, яки 4%ы фатирларны үзгәртеп планлаштыру һәм төзелеш җитешсезлекләре белән бәйле.

ТКХ өчен түләүләр турында 4 мең 585 мөрәҗәгать итүче, ягъни алар саныннан 18%ы борчыла.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International