РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Россия Шәһәр төзелеше кодексының 48 һәм 51 статьяларына үзгәрешләр кертте. Үзгәрешләр БМОның Инвалидларның хокуклары турында конвенциясен ратификацияләүгә бәйле һәм социаль инфраструктура объектларын инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнә алган халык төркемнәре өчен каршылыкларсыз файдалана алырлык итеп үзгәртүгә юнәлдерелгән. Алар 2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
“Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексының 48 һәм 51 статьяларына үзгәрешләр кертү турында”гы 339-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә каралганча, капиталь төзелеш объектларын төзү, үзгәртеп кору, капиталь ремонтлау өчен проект документларын әзерләгәндә сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, ял итү, спорт объектларына һәм бүтән социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш әһәмиятендәге объектларга, эшлекле, административ, финанс, дини әһәмияттәге, торак фонды объектларына инвалидларның каршылыкларсыз үтеп керүен тәэмин итү буенча чаралар зарури тәртиптә кертелә.
Инвалидларның социаль-инфраструктура объектларына каршылыксыз үтеп керүен тәэмин итү буенча чаралар исемлеген үз эченә алган проект документларындагы материаллар шулай ук Закон нигезендә капиталь төзелеш объектын төзүгә рөхсәт бирү турындагы гаризага теркәлә торган документларга кертелде.
РФ Төзелеш министрлыгы