Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Минем автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең барысына да зур рәхмәт белдерәсем килә. Менә инде ничә ел Татарстан Республикасында барлык планлаштырылган бурычлар тормышка ашырыла һәм хәтта арттырып үтәлә. Бу бигрәк тә 2013 елгы җәйге Универсиада, 2015 елгы ДЧ кебек җитди проектларны гамәлгә ашырганда ачык күренде. Быел да безнең юл хезмәткәрләре яңа технологияләр, заманча җиһазлар, юл материаллары кулланып, бик күп әһәмиятле, файдалы эшләр башкаралар. Бүген Казан һәм гомумән Татарстан Россиянең башка төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән килүчеләрнең республикадагы юлларның сыйфатын яхшы бәяләве белән горурлана ала”.
Аерым рәхмәт сүзләрен ул бу тармакның ветераннарына белдерде.
Илдар Халиков иң алдынгы хезмәткәрләргә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен хезмәткәрләр “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Сәламләү сүзләре белән шулай ук РФ транспорт министрының беренче урынбасары Евгений Дитрих чыгыш ясады. Ул Татарстанның барлык транспорт комплексын ирешелгән уңышлары белән котлады һәм иң алдынгы хезмәткәрләргә ТР Транспорт министрлыгы бүләкләрен тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан хезмәтне саклау өлкәсендә 1мең 363 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 16 млн 620 мең сумга 440 карар чыгарылган.
Бу мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков уздырды.
Төп докладны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, 2016 елның 28 октябренә республикада 1 млн 857,6 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 216,4 мең кв. м булган 3 мең 754 фатирлы 89 йорт төзелгән.
Ирек Фәйзуллин ятимнәргә биреләчәк торак турында җентекләбрәк сөйләде. 2016 елда Татарстанның 311 ятим баласын торак белән тәэмин итү планлаштырылган. Дәүләт торак фонды тәкъдим иткән 54 йорттан инде фатирлар сайланган.
Шулар исәбендә 8 шәхси йорт бар; ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе күзәтчелегендә булмаган 23 күп фатирлы йорт; ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе күзәтчелегендә булган 23 күп фатирлы йорт бар. Объектларда төзелеш төрле стадиядә бара: 2 объект урта әзерлек дәрәҗәсендә; 13 объект югары әзерлек дәрәҗәсендә; 2 объектта төзелеш эшләре төгәлләнгән; 37 объект файдалануга тапшырылган.
Илдар Халиков ятимнәргә бирелүче торак мәсьәләсен контрольдә тотарга һәм программа үтәлешен билгеләнгән вакытка тәэмин итәргә чакырды.
Инвестицияләр исәбенә төзелүче күп фатирлы тораклар программасы буенча 34 объектның 27се югары әзерлектә, 7 йорт уртача әзерлектә.
Аз катлы йортлар төзелешенә килгәндә, республика буенча 9 мең йортның 7 737се файдалануга тапшырылган.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
«Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенең киләчәге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Искәртәбез, быел сентябрь азагында Казанның Киров районы суды «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенә эшчәнлеген дәвам итүне тыйды. Бу карар өстәмә белем бирү үзәгенең Окольная урамында урнашкан бинасының авария хәлендә булуына бәйле рәвештә чыгарылды.
Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бүгенгә барлык балалар да күрше мәгариф учреждениеләренә урнаштырылган, анда алар түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүләрен дәвам итәләр.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Алексей Песошинга һәм Илсур Метшинга тиз араларда «Заречье» өстәмә белем бирү үзәге мәсьәләсен хәл итәргә, аерым алганда, Казанда бу үзәк өчен яңа бинарга табарга кушты.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Ел башланганнан бирле Татарстанның төзелеш тармагында 26 бәхетсезлек очрагы булган, бу 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30%ка ким. Һәлак булу очраклары 5кә кимегән, авыр очраклар – 7гә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы белдергәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 1 мең 283 тикшерү уздырылган, 16 млн. 70 мең сумлык 422 карар чыгарылган.
«Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 675 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 734 йортта тәмамланган. Шулардан 239 күп фатирлы йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан кабул итеп алынган.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2016 елда 1,9 млрд. сумга 95 мәктәп ремонтлау планлаштырылган, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп һәм 53 балалар бакчасы. Бүгенгә барысы да файдалануга тапшырылган диярлек. Эшләр 1 объектта алып барыла – Казанның Киров районындагы 15 нче татар гимназиясендә.
Моннан тыш, Татарстанда балалар өчен савыктыру лагерьларында (9 объект), булдырылучы ресур үзәкләрендә (8 колледж), яшүсмерләр клубларында (26), Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советлары биналарында (78), Татарстан Республикасы социаль яклау учреждениеләрендә (28) капиталь ремонт тәмамланган. 43 мәдәният учреждениенең 1 сендә эшләр дәвам итә.
Шулай ук министр хәбәр иткәнчә, сыер фермаларына, машина-трактор паркларына, яшелчә-бәрәңге саклагычларга капремонт ясау һәм силос-сенаж траншеяләрен кору программасы буенча барлык объектларда да эшләр дәвам итә. Кайбер мунициципаль районнар артта кала, Зеленодольск районында эшләр яртылаш кына башкарылган – 56,4%.
Азакта Татарстан Президенты «Салават Күпере» ТКдагы озакка сузылган төзелеш мәсьәләсенә тукталды. «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, төзелеш мәйданнарындагы ситуация ел башланганнан бирле үзгәрешсез кала. Вәгъдә ителгән торак булмау сәбәпле, кешеләр фатир яллап торалар. Графиктан җитди артка калу гражданнарның хакимияткә ышанычын киметә, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Беренче чираттагы бурыч – йортларны төзеп бетерергә кирәк. Кешеләр белән бәхәсләшеп торуның фәтвасы юк. Хәл ителешен табыгыз, кирәк дисәгез – подрядчикларны алмаштырыгыз. Әмма торакны тапшырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Аны РФ Хөкүмәте йөкләмәсе белән Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгы (АИЖК), РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештыра. Шул рәвешле, әлеге форум Россиядә торак һәм шәһәр мохите сыйфаты мәсьәләсендә җәмәгатьчелек фикерләшүе мәйданчыгы булыр дип күзаллана.
2016 ел башыннан төзелүче, ремонтланучы һәм реконструкцияләнүче Татарстан объектларында 26 бәхетсезлек очрагы булган. 9 кеше һәлак булган, тагын 17 кеше авыр җәрәхәтләр алган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
«Фаҗигаләр Чаллыда һәм Әтнә районында артты, әлегә кадәр аларда бәхетсезлек очраклары булганы юк иде», – дип билгеләп үтте республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы. Ул булган фаҗигаләрнең сәбәпләре статистикасын атады: «Тугыз очрак – биеклектән егылу, хәрәкәт итә торган һәм оча торган әйберләр нәтиҗәсендә – җиде очрак, төзелеш мәйданнарында юл-транспорт һәлакәте – биш очрак, убылу һәм җимерелү нәтиҗәсендә – дүрт очрак, газ белән агулану – бер очрак».
Министр район башлыкларына һәм оешмаларның үзләренә хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауны көчәйтергә, ә күзәтү органнарына активлыкны арттырырга тәкъдим итте.
МА "Татар-информ"
Бүген Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында Алнаш-Бөгелмә тимер юлындагы Зәй станциясенең 126 километрындагы юл кичүен тантаналы ачтылар.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "РЖД" ААҖ Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов котлау сүзендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Мин сезнең белән, шәһәр һәм район халкы белән бергә сөенәм, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, юл кичүе алга таба үсешне, тимер юл аша автотранспортның куркынычсыз үтүен, Татарстан Республикасының Кама арты зонасындагы районнар һәм Зәйнең үзендә транспорт йөрүен тәэмин итәчәк.
Аеруча Рөстәм Миңнеханов автомобиль йөртүчеләре иминлеге мәсьәләсенә тукталды. Һәр шундый юл кичүе - беренче чиртта куркынычсызлык мәсьәләсе, диде ул. Ул тимер юл хезмәткәрләренә дә килешеп эшләүләре өчен рәхмзт әйтте. Сергей Соложенкин, үз чиратында, билгеләгәнчә, Зәй аша үткәндә, еш кына бу кичү аша үткән. Аның сүзләренчә, һәрвакыт бу кичүдә күпме вакыт көтәсе булуы турында уйлаган. "Әлбәттә, бу юл кичүе зурлыгы белән, никадәр тизх төзелүе - бары бер елда төзелүе белән гаҗәпләндерә. Һәм һичшиксез аның социаль әһәмияте зур - Зәй шәһәренең ике өлешен берләштерә, иминлекне тәэмин итә. Кызганычка каршы, тимер юлны узу урыннарында аварияләр күп, алар җәрәхәтләргә, үлемгә китерә", - диде Сергей Соложенкин.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина
2016 елның 14 октябренә Татарстанда 1 млн. 796,8 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,2%ка артыграк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры билгеләп үткәнчә, Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 1 мең 283 тикшерү уздырылган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан – 1 159, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан – 124. Хезмәтне саклау кагыйдәләрне һәм нормаларны бозган өчен 16 млн. 70 мең сумга 422 карар чыгарылган. Барлыгы 26 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 9 очракта вафат булучылар бар.
Хезмәт турындагы законнарны кабат бозган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе 2016 ел башланганнан бирле 4 оешмага карата административ материалларны суд органнарына җибәргән.
«Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 675 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Социаль ипотека программасы буенча 206,1 мең кв. метрлы мәйданда 3 мең 602 фатирлы 85 йорт файдалануга тапшырылган. Бу программада каралган 108 объекттан 84 йорт әзер диярлек, 19 – уртача әзерлектә, 5сендә эшләр күп әле.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2016 ел планындагы гомуми мәйданы 14,4 мең кв.метр булган 22 аренда йортының барысы да эксплуатациягә кертелгән.
Ел азагына кадәр 189 Бөек Ватан сугышы ветеранын торак белән тәэмин итү планлаштырылган. 260 ятим балага һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балага торак урыны бирелергә тиеш. Шул максатларда төзелүче торак йортларда эш бетеп килә, диде министр.
5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча бүгенгә рәсмиләштерелгән 42 сертификатның 24е реализацияләнгән. Моннан тыш, 81 яшь гаилә, 19 чернобыльче һәм Ерак Төньяктан күчкән кеше торак белән тәэмин ителгән.
Быел инвестицион торак программасы буенча 99 күп фатирлы йорт төзү планлаштырылган. Министр хәбәр иткәнчә, бүгенгә 63 объект тапшырылган, 26 йорт әзер диярлек.
Азакта Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, бүгенгә социаль-мәдәни объектлар төзү буенча барлык 4 республика программасы да гамәлгә ашырылган. Бу – «Авыл клублары», «Татарстан Республикасында башлангыч медик-санитария ярдәме күрсәтүне яңарту», «Участок ветеринария пунктларын төзү һәм ветеринария берләшмәләрен һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен ремонтлау», «Универсаль спорт мәйданчыклары» программалары.
Муниципаль берәмлекләр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Россиядә төзелеш сезоны узып баруга игътибар итәргә һәм планлаштырылган объектларны тиз араларда гамәлгә кертергә кушты.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясен төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
“Эшләр график буенча бара. Төзелеш эшләрен җәйгә тәмамлау планлаштырылганга, вакыт исәбе безнең барыбыз өчен дә сәгатьләп билгеләнгән. Хәзер барлык мәсьәләләрне дә хәл итеп, нинди дә булса җитешсезлекләр юкмы, дип тикшерер вакыт җитте. Бу елларда без үзара аңлашып эшләдек, һәм хәзер дә бөтен ихтыярны, сәләтебезне, талантыбызны кышкы чорга нормаль керү өчен буйсындыра алырбыз дип ышанам. Бу академия төзелеше процессында катнашучы барлык структураларга, оешмаларга кагыла”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев киңәшмә башланганда.
Хәзерге вакытта комплексның уку һәм торак корпуслары түбә астына кертелгән. Киңәшмәдә катнашучылар биналар бизәлеше, коммуникацияләргә тоташтыру, академия тирәсендә уңайлыклар булдыру, шул исәптән комплекс белән Ак мәчет арасында җимеш бакчасы утырту мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмә барышында шулай ук Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелешендә дә шундый ук мәсьәләләр каралды.
Бүгенге киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, “ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды” башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов катнашты.
Белешмә өчен:
2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында”гы указы имзаланды.
ТР Министрлар Кабинетының 2016 елның 25 март күрсәтмәсе белән Болгар ислам академиясен төзү буенча чаралар планы расланды һәм шуның буенча оештыру комитеты булдырылды.
2016 елның 21 маенда – Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул иткән көнне, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында академия төзисе урынга киләчәк буынга мөрәҗәгать язылган капсулалы истәлек ташы куелды.
Болгар ислам академиясе илнең мөселман өммәтенең интеллектуаль элитасын – ислам дине тәгълиматлары магистрлары һәм докторлары әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Анда шулай ук өстәмә белем алу мөмкинлекләре дә булдырыла.
Болгар ислам академиясе структурасы шулай ук Россия мөселман галимнәре берлеген, Мөселман дин эшлеклеләре өчен фәнни-мәгариф үзәкне, Болгар ислам китапханәсен, Составында күренекле мөселман галимнәре булган эксперт советын, Татар дини мирасны өйрәнү үзәген үз эченә алачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Торак комплексының гомуми мәйданы - 40 гектардан артык. Нәтиҗәдә, йортлар төзелеп беткәч, биредә 17 меңнән артык кеше яшәячәк. Проектта каралганча, комплексның беренче чиратына 5 йорт керә, 3есе 2016 елда файдаланышка “алып булырлык торак” форматында тапшырыла. Төзелешнең беренче чираты тулысынча 2018 елның II кварталында тапшырылырга тиеш. Хәзер балалар мәйданчыклары ясалган, спорт тренажерлары куелган, теннис кортында да эшләр тәмам булган. Якын арада 6 катлы паркинг төзеләчәк. Алга таба II чиратның 6 йортын төзергә тиеш, быел ук эшкә керешү күздә тотыла.
МА "Татар-информ"