ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

9 Майда “Мамадыш” совхозы авылында Набережная урамы буенча дүрт йортка 15 гаилә күченде. Аларның барысы да – “Арендалы торак” программасында катнашучылар.


7
май, 2017 ел
якшәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр Кубогы-2017 матчларын уздыру маршруты буйлап Казандагы автомобиль юлларын карап йөрде.   


5
май, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе хөрмәтле Ветераннарны, безнең яраткан бабайларыбызны һәм әбиләребезне чын йөрәктән Җиңү Көне белән тәбрик итә. 

2017 елның 2 маена карата Инспекция тарафыннан административ хокук бозулар турында 45 беркетмә төзелде, гомуми 690 мең сумлык штрафлар салынды.


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бизнеста коррупция тәҗрибәсе һәм ришвәтчелек барынннан да ешрак кулланыла торган топ-10 ил рейтингы.


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Циолковский урамында Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча төзелгән күпфатирлы йорттан Бөек Ватан сугышы фронтовикларына һәм сугышта катнашканнарның тол хатыннарына торак тапшыру тантанасы булды. 20 кеше яңа фатирлы булу бәхетенә лаек булды.

Төбәкләрдә агымдагы елда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә 4,5 млрд.сум каралган.


2
май, 2017 ел
сишәмбе

2016 елда хокуклары торгызылган, алданган өлешчеләрнең гомуми саны 8,3 мең кеше тәшкил иткән. Проблемалы саналучы 84 объект төзелеше тәмамланган. Ләкин, 1 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, илнең 66 төбәгендә намуссыз төзүчеләр тарафыннан ташлап калдырылган тагын 743 объект бар.


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Инспекция хезмәткәрләре ТР Биектау районында урман утырту эшләрендә актив катнашты, шулай ук үзләренең эш урыннарында һәм Казанның Зур Кызыл урамы буенча 15/9 йорт һәм Декабристлар урамы буенча 81 йорт адресы буенча урнашкан биналарга янәшә урнашкан территорияләрне тәртипкә китерделәр.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 елдан башлап 551 тикшерү үткәргән. Хезмәт нормалары һәм кагыйдәләрен бозу өчен 3 млн. 228 мең сумлык 129 карар чыгарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International