2017 елда Чернобыль атом электр станциясендә авария булуга 31 ел тулды. Митинг Ямашев белән Әмирхан проспектлары кисешкән урында булды.
Ел саен 26 апрель көнендә Россиядә Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашучыларга багышлап хатирә чаралары үткәрелә. 2003 елдан башлап Берләштерелгән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 26 апрель Халыкара радиация аварияләрендә һәм катастрофаларында корбан булганнарны искә алу көне буларак игълан ителде.
Митингта Инспекция хезмәткәрләре – Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашкан ТР ДТК инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Фәтхелислам улы Сафиуллин һәм Инспекциянең Көнбатыш территориаль органы җитәкчесе Илсур Юныс улы Гайнетдинов катнашты.