Россия Хөкүмәте тарафыннан җылы белән тәэмин итү челтәрләрен төзү өлкәсендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы эшләгән процедуралар исемлеге расланды. Документта шулай ук исемлектә күрсәтелгән процедураларның тасвирламалары реестрын алып бару кагыйдәләре һәм аңа үзгәрешләр кертү тәртибе дә билгеләнгән.
“Кабул ителгән карарлар җылы белән тәэмин итү челтәрләрен төзү өлкәсендә административ киртәләрне кыскартуга, шулай ук РФ башкарма хакимияте субъектлары органнарының һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлекләрендә нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлдерелә”, – дип аңлатты Россиянең Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Хәмит Мәвлияров.
Тулы исемлек ике бүлектән тора. Беренчесендә җир кишәрлегенә хокуклар бирүгә һәм территорияне планлаштыру буенча документлар әзерләүгә, урман кишәрлегенә хокуклар бирүгә һәм аннан төзелеш максатларында файдалануга бәйле процедуралар кергән. Шулай ук бүлектә объектларны инженерлык-техник тәэминат челтәрләренә технологик тоташтыру шартнамәләрен төзү, объектны эксплуатациягә кертү өчен һәм төзелгән объектка хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен кирәкле процедуралар да бар.
Икенче бүлектә ил субъектларының һәм муниципаль берәмлекләренең территорияләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләренә бәйле процедуралар язылган.
Исемлек бастырып чыгарылган көненнән башлап 6 ай узгач үз көченә керә.