7 апрельдә Мәскәү шәһәрендә “Рэдиссон Славянская” кунакханәсенең Эш үзәгендә Россия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән Илкүләм төзүчеләр берләшмәсе (НОСТРОЙ), Илкүләм торак төзүчеләр берләшмәсе (НОЗА), “ОПОРА РОССИИ” Бөтенроссия кече һәм урта эшмәкәрлекнең иҗтимагый оешмасы, “Деловая Россия” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы һәм Мәскәү Инвесторлары клубы тарафыннан оештырылган торак төзелешен үстерү буенча V Бөтенроссия киңәшмәсе узды.
2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән, өлешләп төзелештә катнашу килешүләре буенча акчалар җәлеп итүче төзүчеләргә яңа таләпләр билгеләүче “Күпфатирлы йортларның һәм башка күчемсез милек объектларының өлешләп төзелешендә катнашу турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2004 елның 30 декабрендәге №214 ФЗнең яңа редакциясе V Бөтенроссия киңәшмәсенең төп темасы булды.
Әлеге чара ел саен уздырыла һәм тармак җәмәгатьчелегенә торак төзелеше өлкәсендә дәүләт сәясәте турында мәгълүмат җиткерү буенча нәтиҗәле мәйданчык булып хезмәт итә. Шуның белән беррәттән, ул иң актуаль мәсьәләләр буенча профессиональ җәмәгатьчелекнең һәм барлык дәрәҗә хакимият органнарының консолидацияләнгән позициясен эшләп чыгарырга ярдәм итәргә чакырыла.
Киңәшмә Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень рәислегендә “Өлешләп төзү реформасы шартларында торак төзелеше” темасына пленар утырыш белән ачылды. Анда шулай ук башкарма хакимиятнең федераль органнары вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары, РФ субъектларының төзелеш комплексларыннан делегацияләр, төзелеш өлкәсендәге коммерцияле булмаган берләшмәләр һәм торак төзелеше компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Михаил Мень үз чыгышында тармакның төп күрсәткечләре турында сөйләде, бүген илдә индустриаль торак төзелешенең гомуми күләменнән якынча 80%ы гражданнарның акчаларын җәлеп итү хисабына алып барылуын ассызыклап үтте. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, соңгы блок төзәтмәләр гамәлгә кергәннән соң, уенның кагыйдәләре үзгәрү очрагы кимиячәк һәм, хокукый рәвештә кулланылышта булганда проблемалар ачыкланганда гына, үзгәрешләр кертеләчәк.
Форумның эшлекле программасы кысаларында төбәк һәм җирле хакимият, контрольдә тоту органнары, йорт төзүчеләр, эшләрен мөстәкыйль рәвештә җайга салучы оешмаларның вәкилләре өчен закон чыгару өлкәсендә кабул ителгән яңалыкларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча гамәли семинарлар сериясе узды. Төзелеш министрлыгының өлешләп төзү өлкәсендәге дәүләт контроле Мәскәү өлкәсе идарәсе башлыгы Юрий Ковалев “Өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле. Проект декларациясен тутыру һәм мәгълүматны сайтта урнаштыру. Өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларыннан файдалану” темасына семинар барышында илнең башка өлкәләреннән килгән коллегалары белән өлешләп төзүне контрольдә тотуга бәйле Мәскәү өлкәсе тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарда катнашучылар ачык диалог форматында йорт төзүчеләрнең мәгълүмати яктан ачык булуының иң актуаль мәсьәләләре, йорт төзүченең рәсми сайтында күпфатирлы йорт турында мәгълүматны урнаштыру тәртибенә яңа таләпләр, проект декларациясенең яңа формасы, өлешләп төзелештә катнашу килешүен теркәү тәртибенә үзгәрешләр, йорт төзүчеләргә, шул исәптән, устав капиталына яңа таләпләр турында сөйләштеләр.