26 апрельдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуы булды. Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына республикадагы социаль-икътисадый хәл турында җиткерде. Аерым-аерым ул Татарстанның банк өлкәсендә барган тискәре вәзгыятьне җиңеп чыгу өчен күрелә торган чараларга тукталды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов төбәк икътисадында барган уңай тенденцияләр хакында хәбәр итте. “Икътисад торышы яхшыра”, – диде ул.
Владимир Путин күп кенә параметрлар буенча Татарстанның гадәттәгечә алдынгы позицияләрдә торуын билгеләп узды. “Һәрвакыттагыча, катлаулы мәсьәләләр дә, хәл ителмәгән проблемалар да бар. Әйдәгез, барысы хакында да, тулаем алганда, республикадагы икътисад торышы турында сөйләшик”, – диде Россия Президенты Рөстәм Миңнехановка.
Рөстәм Миңнеханов барыннан элек дәүләт башлыгына барлык татарстанлылар исеменнән Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка бирелгән югары исем өчен рәхмәтен белдерде. “Бу лаеклы, безнең республика өчен зур бүләк. Россия Федерациясе белән берлектә без алга таба да зур проектларны тормышка ашырырбыз һәм безнең илгә файда китерербез, дип ышанам”, – диде Миңнеханов.
Алга таба ул 2016 ел буенча вәзгыять турында һәм 2017 елның беренче кварталы буенча кыскача мәгълүматлар җиткерде: “Мин хисап әзерләдем, ләкин берничә санны атап әйтәм. 2016 ел буенча сәнәгать җитештерүендә индекс 103,6 процент иде, тулай төбәк продукты 102,5 процент тәшкил итте. Төп капиталга булган инвестицияләр, авыл, торак төзелеше – иң әһәмиятлесе, бу май указларында билгеләнгән, – бу параметрларның барысы да тормышка ашырылды. Беренче кварталга килгәндә, шунысын җиткерәм: беренче кварталда сәнәгать продукциясенең үсеш дәрәҗәсе – 104,7 процент, ә тулай төбәк продукты – 104,2 процент. Нигездә, икътисад торышы яхшыра. Без барлык шәһәрләр һәм районнар буенча 30дан артык программаны тормышка ашырабыз”, – диде ул.
Төгәлрәк: http://www.kremlin.ru/events/president/news/5438