2017 елның гыйнвар-март айларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләре тарафыннан төзелеп килүче объектларда 838 тикшерү үткәрелде, нәтиҗәдә төзелеш оешмаларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 301 күрсәтмә бирелде. Шулай ук административ хокук бозулар турында 274 беркетмә төзелде, гомуми 4,195 млн сумлык штрафлар салынды.
Бүгенге көндә Инспекция республика территориясе буенча төзелүче һәм үзгәртеп корылучы 920 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.