Татарстан территорияләрне комплекслап үстерү үрнәге булып тора, диде Россиянең төзелеш министры Михаил Мень “Россия Бүген” МАМ матбугат конференциясендә.
Ул шулай ук заманча өстенлекләрнең яңа территорияләрне төзеп тутырудан булганнарын яңартуга таба күчүе хакында да билгеләп үтте, еш кына сүз сәнәгать зоналары хакында бара. Моның уңышлы мисалы буларак ул Татарстан башкаласына күрсәтте: “Мөгаен, без Казан, Татарстан тәҗрибәсенә кайтырбыз – бу тәҗрибәне калган шәһәр агломерацияләре өчен үрнәк сыйфатында кулланырга мөмкин”.
Исегезгә төшерәбез, сәнәгать зоналарын комплекслы үстерү турындагы закон Дәүләт Думасы тарафыннан узган елның июнендә кабул ителде. Документта сәнәгать зонасына билгеләмә бирелә һәм аны үстерү чараларына җәлеп итү өчен шартлар билгеләнә. Экспертлар бәяләгәнчә, Россиядә шәһәрләр мәйданнарының якынча дүрттән бер өлешенә күләмле реновация таләп ителә. Алар китергән мәгълүматлар буенча, нигездә бу территорияләрдә сәнәгать зоналары һәм тузган торак урнашкан.