Чара кысаларында “Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да узды.
Конкурс ел саен 2004 елдан бирле төзелеш тармагында шартларны яхшырту һәм хезмәтне саклау буенча эшне активлаштыру, травматизмны профилактикалау һәм хезмәт сагы торышын контрольдә тотуны көчәйтү максатларында үткәрелә. I “Төзелеш оешмалары” төркеме буенча “Арча МСО” ҖЧҖ, “СтройМонтаж-Инжиниринг” ҖЧҖ, “Әлмәт ремонт-төзелеш идарәсе” ҖЧҖ; II “Махсуслаштырылган монтаж оешмалары” төркеме буенча “Әлмәт ремонт-төзелеш идарәсе” ҖЧҖ, “Центромонтажавтоматика” Түбән Кама предприятиесе ҖЧҖ; III “Төзелеш индустриясе предприятиеләре” төркеме буенча электр-монтаж эшләнмәләре буенча “ТАТЭЛЕКТРОМОНТАЖ” ААҖ заводы бүләкләнде, конкурсны үткәрүне оештыруда актив эшчәнлеге өчен Арча һәм Әлмәт муниципаль районнары Башкарма комитетлары билгеләп үтелде.