Бүген Дөньякүләм хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә

2017 елның 28 апреле, җомга

Халыкара хезмәт оешмасы (International Labour Organization, ILO, русск. МОТ) 28 апрельне Дөньякүләм хезмәтне саклау көне (World Day for Safety and Health at Work) буларак игълан итте, шул рәвешле дөньяви җәмәгатьчелекне проблемага җәлеп итү, шулай ук эш урынында ел саен барлыкка килә торган үлем очракларын киметүгә йогынты ясый алырлык хезмәт культурасын булдыру һәм алга этәрү күздә тотыла. Беренче тапкыр бу көн 2003 елда билгеләп үтелә.

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә төзелеш өлкәсендә хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы таләпләре бозылуны кисәтүгә, ачыклауга һәм чикләүгә зур игътибар бирелә. 2017 ел башыннан бирле ТР ДТКИ тарафыннан хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендә таләпләрне бозган өчен гомуми 1 миллион 500 мең сумлык административ җаваплылык турында 83 карар чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International