2017 елга 75 кагыйдәләр җыелмасы һәм 35 стандарт эшләү планлаштырылган, 2016 елда төзелештәге 104 кагыйдәләр җыелмасы (СП) эшләнгән, алар министрлык карамагындагы Төзелештә нормага салу, стандартлаштыру һәм туры килүне техник бәяләү федераль үзәге (“ФЦС” ФАУ) тарафыннан экспертиза узды. Бу хакта 10 апрельдә Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень эшләрен үзләре җайга салучы оешмаларның XIII Бөтенроссия съездында хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, ведомство төзелештәге техник җайга салуны камилләштерү өлкәсендә зур эш башкара.
Актуальләштерелгән һәм эшләп чыгарылган документлар арасында – сейсмик районнарда төзелеш буенча, төзелештә мәгълүмати модельләштерү буенча, биеклектәге төзелеш буенча, инвалидлар өчен үтеп керү юллары белән биналарны һәм корылмаларны, социаль һәм транспорт инфраструктурасы объектларын проектлау буенча кагыйдәләр җыелмасы, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше буенча кагыйдәләр җыелмасы.
2025 ел ахырына кадәр төзелештәге норматив техник документлар фонды якынча 1600 берәмлек тәшкил итәчәк, һәм алга таба, норматив техник базаны актуаль хәлдә тоту өчен, даими рәвештә эшләр башкарылачак.