ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Казан шәһәренең «Салават Купере» торак комплексында урнашкан торак булмаган биналары булган 11-5нче 18 катлы торак йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирде.

261-ФЗ законы нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә РФ Төзелеш министрлыгының 399нчы Боерыгы белән расланган методика нигезендә торак йортларның энергия нәтиҗәлелеге классын билгеләү бурычы салынган.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнбатыш территориаль органы инсекторлары Яшел Үзән шәһәренең Төзүчеләр урамындагы күпфатирлы торак йорт төзелешен проект документлары таләпләренә туры килүен тикшерде. Хәзерге вакытта ярашллык турында бәяләмә бирү өчен тиешле документларны рәсмиләштерү башкарыла.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Казанда «Идел киңлекләре» торак комплексында 2.2 һәм 2.3 ике күпфатирлы торак йорт төзелеше тәмамлана. Ике объект та Казанның Идел буе районында Оренбург тракты урамында урнашкан.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Спутник»кинотеатры һәм А.А.Корманов сәүдә рәтләрен торгызу буенча эшләр барышын тикшерде. Объект Казанның Чернышевский урамында урнашкан.


1
февраль, 2019 ел
җомга

Тукай районында 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасын төзү тәмамланды. Иске Ерыклы авылының Теләктәш урамы, 17нче йорт адресы буенча урнашкан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ярашлылык турында бәяләмә алды. 

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә «Буа» сәнәгать паркы төзелә башлау турында хәбәр килде. Ул Татарстан Республикасының Буа районы Карлы авыл җирлегендә беренче этап кысаларында сафка бастырыла.


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан «Саба аграр көллияте» ГАПОУ бинасына янкормага төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Инна Кәримова Инспекциядә 2002 елдан бирле эшли. Ведомствода эшләгән вакытта инспектордан алып дәүләт төзелеш күзәтчелеген тормышка ашыру тәртибен үтәүне контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе вазифасына кадәр юл узган. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале бар.  


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов бүлек һәм территориаль органнар җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде, аның барышында кайбер мөһим мәсьәләләр каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International