Казанда «Идел киңлекләре» торак комплексында 2.2 һәм 2.3 ике күпфатирлы торак йорт төзелеше тәмамлана. Ике объект та Казанның Идел буе районында Оренбург тракты урамында урнашкан.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре объектларның проект документлары таләпләренә туры килүен тикшерәчәк.
19 катлы йортларның гомум мәйданнары 7464әр квадрат метр тәшкил итә, алар 162әр фатирлы. Барлык кисәтүләр бетерелгәннән соң объектларга ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.