Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов бүлек һәм территориаль органнар җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде, аның барышында кайбер мөһим мәсьәләләр каралды.
Икенче этап төзелеше барышында торак булмаган биналар төзелгән, аларда сәүдә мәйданчыклары урнашачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казанның Авиатөзелеш районы Копылов урамында урнашкан «Лента» гипермаркетына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары тарафыннан тикшерүләр үткәрелде, кагыйдә бозулар бетерелде, нәтиҗәдә объектка ярашлылык турында бәяләмә бирелде.
Төзүче - «СмартГрупп» ҖЧҖ. Генераль подрядчы - «Феста» ҖЧҖ. Бинаның мәйданы - 9515,3 кв.метр.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә капиталь төзелеш объектларында күзәтчелек башкара, шул исәптән гамәлдәге норматив актлар белән регламентланган хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре үтәлешен дә.
Узган ел ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә катнашучыларга карата хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомум күләме 12 млн сумнан артып киткән 179 карар чыгарган. Шәхси торак төзелеше объектлары буенча 6,8 млн сумга 179 карар; социаль ипотека объектлары буенча 940 мең сумга 35 карар; юл төзелеше объектлары буенча 20 мең сумга 1 карар.
2018 елда 183 карар буенча гомум күләме 9,4 млн сумнан арткан штраф түләтелгән.
Тикшергән вакытта бәхетсезлек очракларына китерүче иң еш очрый торган кагыйдә бозулар булып махсус кием, төзелеш каскалары һәм башка шәхси сак чаралары булмау, югарыда эшләгәү таләпләрен бозу, баскыч мәйданчыклары, лифт чокырлары, шулай ук төзелеш баскычларын урнаштырган вакытта махсус киртәләр булмау санала.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә проект документларын электрон рәвештә кабул итү, аларны «ТР ДТКИ» мәгълүмат системасында файдалану һәм саклауга багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча төзүчеләргә (техник заказ бирүчеләргә) Инспекциягә төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген башкарган вакытта файдалану өчен тәкъдим ителгән электрон документларның форматына карата таләпләр аталачак.
Контроль-күзәтү чараларын үтәгән вакытта проект документларын электрон рәвештә куллану тәҗрибәсе башкарган эшләрнең нәтиҗәсен яхшыртачак, ә бу, үз чиратында, Инспекция күрсәткечләрендә уңай чагылыш табачак.
2019 елда Казанда ике яңа гомумбелем бирү мәктәбе төзелешен тамамлап, файдалануга тапшыру ниятләнә. 1224 укучыга исәпләнгән мәктәп Р.Гәрәев урамы «Кояшлы шәһәр» торак комплексы һәм 1501 укучыга исәпләнгән мәктәп Мамадыш тракты урамында урнашкан «Яз» торак комплексында ачылачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе әлеге ике капиталь төзелеш объектларын контрольдә тота.
Р.Гәрәев урамында урнашкан мәктәпнең гомум мәйданы 24625 кв.м, ә Мамадыш трактындагы 31031 кв.м тәшкил итә.
Объектларның төзүчесе - «ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе» ДКУ, генераль подрядчы - «Ак таш» ҖЧҖ.
Мәктәпләр янындагы территориядә физкультура-спорт зонасы, ял зонасы булдырылачак. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мәктәпләргә керә алсын өчен проектта пандуслар урнаштыру каралган.
Төзелеш 2019 елның 3 кварталында тәмамланырга тиеш.
Бүген Нурлат шәһәрендә тармак семинар-киңәшмәсе узды, анда катнашучылар төзелеш өлкәсендә куркынычсызлык буенча актуаль мәсьәләләр белән танышты.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә Татарстан Республикасы Казанның Киров районы Залесный бистәсендә “Залесный Сити” торак комплексында 3-1 һәм 3-2 өченче чират ике торак йорт төзелә башлау турында хәбәр алынды. 11058 кв метрлы ике торак йорт 264әр фатирга исәпләнгән.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы җыелма анализ бүлеге җитәкчесе Светлана Вишнякованы тантаналы төстә туган көне белән котлады.
Инспекциягә алынган капиталь төзелеш объектында реконструкция эшләре тәмамлану турындагы хәбәр нигезендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-көнчыгыш территориаль органы тарафыннан Мамадыш шәһәрендәге полиция бинасы тикшерелгән.