ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов бүлек һәм территориаль органнар җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде, аның барышында кайбер мөһим мәсьәләләр каралды.

Инспекция башлыгының беренче урынбасары Ильфарт Сафиуллин проект документларын электрон рәвештә кабул итү, файдалану һәм саклау буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Василий Кудряшов әлеге бурычны хәл итүнең Инспекция өчен әһәмиятен билгеләп үтте.

Шулай ук юридик затларны тикшерү турындагы мәгълүматны “Бердәм тикшерүләр реестры” ФДИСка вакытында кертү мәсьәләсе турында да фикер алыштылар.

Киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап, Василий Кудряшов инспекторларга эшләрендә Шәһәр төзелеше таләпләрен катгый үтәргә, дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкарган вакытта РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык аңлатмаларын кулланырга йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International