«Саба аграр көллияте» бинасына янкорма ярашлылык турында бәяләмә алды

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

29 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан «Саба аграр көллияте» ГАПОУ бинасына янкормага төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

Объектның төзүчесе - «Саба аграр көллияте» ГАПОУ. Генераль подрядчы - «Ак таш» ҖЧҖ. 4 катлы бинаның мәйданы 3823,1 кв.метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International