Инспекциягә «Буа» сәнәгать паркы төзелү турында хәбәр килде

2019 елның 1 феврале, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә «Буа» сәнәгать паркы төзелә башлау турында хәбәр килде. Ул Татарстан Республикасының Буа районы Карлы авыл җирлегендә беренче этап кысаларында сафка бастырыла.

Проектта сәнәгать паркы эшчәнлеге өчен юл һәм коммуналь инфраструктура объектларын төзү дә каралган.

Объектның төзүчесе – ТР Буа муниципаль районы Башкарма комитеты. Төзелеш 2020 елның 1нче кварталында тәмамланырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International