ТРның Тукай районында урнашкан балалар бакчасы ярашлылык турында бәяләмә алды
Тукай районында 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасын төзү тәмамланды. Иске Ерыклы авылының Теләктәш урамы, 17нче йорт адресы буенча урнашкан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ярашлылык турында бәяләмә алды. Балалар бакчасының мәйданы 2639,7 кв.метр тәшкил итә.
Балалар бакчасында алты төркем бар, аларның өчесе кечкенә балалар өчен һәм участоктан аерым чыгу юлы белән. Һәр төркемдә чишенү, йокы, уен бүлмәләре, бәдрәф һәм буфет зонасы бар. Шулай ук музыка һәм физкультура заллары, ризык әзерләү блогы бар.
Объектның төзүчесе – Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлеге Башкарма комитеты. Техник заказчысы – «ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе».