Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы дәүләт төзелеш күзәтчелеген тормышка ашыру тәртибен үтәүне контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Инна Кәримованы туган көне белән котлады.
Инна Кәримова Инспекциядә 2002 елдан бирле эшли. Ведомствода эшләгән вакытта инспектордан алып дәүләт төзелеш күзәтчелеген тормышка ашыру тәртибен үтәүне контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе вазифасына кадәр юл узган. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов Инна Кәримовага башкарган хезмәте өчен рәхмәт белдерде, аңа сәламәтлек һәм эшендә уңышлар теләде.