Казанда элеккеге «Спутник»кинотеатры бинасы тапшыруга әзерләнә

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Спутник»кинотеатры һәм А.А.Корманов сәүдә рәтләрен торгызу буенча эшләр барышын тикшерде. Объект Казанның Чернышевский урамында урнашкан.

Проектта мәдәни мирас объектын беренчел рәвешендә яңарту каралган. Бина җир асты паркингы булган 3 катлы бина. Хәзерге вакытта анда бизәкләү эшләре башкарыла. Бинаның гомум мәйданы - 2868,7 кв.метр. Төзүче - «Восток-С» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Чернышевский урамы, 8нче йорт тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау шартлары буенча чикләүләр гамәлдә булган территориядә урнашкан.

Белешмә өчен: Чернышевский һәм Профсоюз урамы киселешендә урнашкан сәүдә объекты сәүдәгәр Корманов тарафыннан 1872 елда төзелгән. 1961 елда борынгы ике катлы бинаны Хрущев архитектурасы стилендә яңартып төзегәннәр. Реконструкциядән соң анда «Спутник» кинотеатры урнашкан, ул казанлыларның яраткан ял итү урынына әверелгән. Узган гасыр азагында ул эшләүдән туктаган. Озак вакыт бина буш торган, әмма 2012 елда аны бинага элеккеге күренешен кайтарырга әзер булган инвестор алган.

Төзелеш эшләре 2019 елның беренче кварталында тәмамланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International