Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнбатыш территориаль органы инсекторлары Яшел Үзән шәһәренең Төзүчеләр урамындагы күпфатирлы торак йорт төзелешен проект документлары таләпләренә туры килүен тикшерде. Хәзерге вакытта ярашллык турында бәяләмә бирү өчен тиешле документларны рәсмиләштерү башкарыла.
10 катлы йортның гомум мәйданы 6970 квадрат метр, ул 137 фатирга исәпләнгән.