Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш бүлеге хезмәткәрләре Яр Чалыдагы 21нче «Замелекесье» микрорайонындагы 21-04нче торак йорт төзелеше барышын тикшерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре обектның проект документлары таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерде.
10 катлы йортның гомум мәйданы 6123 кв.метр тәшкил итә, анда 147 фатир урнашкан. Барлык кисәтүләр бетерелгәннән соң объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.
Бүген, 20 февральдә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-көнчыгыш бүлегенең актлар залында Инспекция башлыгы Василий Кудряшев рәислегендә эш киңәшмәсе үтте. Анда аның урынбасарлары, Аппарат бүлекләре башлыклары, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт территориаль органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Башлык Инспекция эшенең төп юнәлешләрен билгеләде һәм барлык җыелучыларны алга таба да актив эшләргә чакырды. Аерым алганда, тикшерү турындагы мәгълүматларны РФ Генераль прокуратурасының «Бердәм тикшерүләр реестры» федераль дәүләт мәгълүмат системасына тиешенчә һәм вакытында кертү мәсьәләсе каралды.
«Бу этапта иң мөһим бурычларның берсе - мәгълүматны «Бердәм тикшерүләр реестры» федераль дәүләт мәгълүмат системасына тиешенчә һәм вакытында кертү, - дип билгеләп үтте Василий Кудряшов. Прокуратура Инспекция эшен без системага керткән мәгълүматлар нигезендә күзәтә. Бу юнәлештә башкарылган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирергә кирәк».
Василий Кудряшов сүзләренчә, әлеге мәсьәлә буенча бердәм регламент эшләү һәм бу эшне җайга салу зарур.
Очрашуда катнашучылар шулай ук Шәһәр төзелеше кодексындагы үзгәрешләр, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе регламенты үтәлеше, төзелә торган объектларда куркынычсызлык техникасы, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөмкинлекләр тәэмин итү, кыш көне төзекләндерү проблемалары мәсьәләләре дә каралды.
Белешмә өчен: «Бердәм тикшерүләр реестры» федераль дәүләт мәгълүмат системасында күзәтчелек органнарының планлы һәм планан тыш тикшерүләр турындагы мәгълүмат һәм алар буенча кабул ителгән чаралар турында мәгълүмат саклана.
Бүген Татарстанның Әлмәт районы Габдрахман авылында яңа спорт комплексын ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Президенты киңәшчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Казан шәһәренең Хөсәен Мәүлетов урамында урнашкан яңа торак комплексында 1нче торак йорт төзелеше барышын проект документлары таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерде.
Бүген, 15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулды. Бу истәлекле көндә республика халкы якын һәм ерак чит ил территорияләрендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерә.
2019 елның 20 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-көнчыгыш территориаль органында РФ Генераль прокуратурасының «Бердәм тикшерүләр реестры» Федераль дәүләт мәгълүмат системасына планлы һәм плансыз тикшерүләр турындагы мәгълүмат кертү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узачак.
Татарстан тәҗрибәсе алданган өлешчеләр проблемасын нәтиҗәле хәл итү белән кызыксынган Россиянең башка төбәкләре тарафыннан да файдаланыла ала. Бу хакта Татарстанда узган РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, намуссыз фирмалар гаебе белән тораксыз һәм акчасыз, кайчагында бары бурыч белән калган алданган өлешчеләр хокукын якларга кирәк. Ул төбәк хакимиятләрен бу процессны озакка сузмаска чакырды, чөнки миллионнан артык өлешләп төзү турындагы килешү гамәлдә булган илдә меңләгән алданган өлешче бар.
Шул ук вакытта Татарстан төзүчеләре илдә башланган өлешләп төзү реформасы торак базарын үстерүдә тискәре чагылыш табарга мөмкин дип борчыла.
Шул ук вакытта алар эскроу-счетлар файдаланып проект финанслауга күчүгә аеруча шикләнеп карый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу проблемалы объектларны төзеп бетерә торган компанияләрнең эшләрен туктатырга мөмкин.
- Безнең тикшеренүләр күрсәткәнчә, төзүчеләрнең 30дан 50 процентка кадәре проект финанславы таләпләренә туры килми, - дип белдерде ул журналистларга. - Алар арасында яхшы абруйлы уңышлы компанияләр шактый. Аларны бу процесска ничек җәлеп итүне карарга кирәк.
Төбәкнең бу уңайдан үз фикере бар. Аерым алганда, эскроу-счетларга күчүне этаплы итү һәм кайбер төзүчеләргә өлешләп төзүне элеккеге финанслау формасын калдырырга рөхсәт итү карала.
Моннан тыш, республикада проблеманы хәл итүгә Федераль казначылык системасын җәлеп итәргә мөмкин дип саныйлар, бу акчаларның ничек сарыф ителгәнен тулы контрольдә тотуны тәэмин итәчәк.
Әлеге фикерләрнең кайсысы тормышка ашачагы әлегә билгеле түгел. РФ Дәүләт Советы президиумы утырышынла ачыкланганча, Хөкүмәт хәзер элеккеге кагыйдәләр буенча объектлар төзелешен башланган компанияләр өчен өстәмә шартлар карый. Әмма алар нинди генә булса да, өлешләп төзү реформасын гамәлдән чыгармаячак. Төзүчеләр проектлы финанслауга күчүдән котылып кала алмаячак.
Российская газета материаллары буенча
2019 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Питрәч районы Яңа Шигали авылында урнашкан 160 урынлы балалар бакчасына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә 2018 елга нәтиҗәләр ясадылар. Узган ел инспекторлар тарафыннан Татарстанда төзелә торган объектларда 4505 тапкыр юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тикшерелгән.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Россия чаңгы юллары-2019» Бөтенроссия чаңгы ярышына кушылды һәм Горки-Әмәт урманындагы ярышта катнашты. Бу чаңгы ярышында Татарстан Республикасының барлык министрлык һәм ведомстволары катнашуы күркәм гадәткә әверелде.