261-ФЗ законы нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә РФ Төзелеш министрлыгының 399нчы Боерыгы белән расланган методика нигезендә торак йортларның энергия нәтиҗәлелеге классын билгеләү бурычы салынган.
Соңгы вакытта гражданнарда (өлешкә кереп төзүчеләрдә) төзүчеләргә карата энергия нәтиҗәлегеге классын билгеләү буенча күп сораулар туа.Төзүчеләр 214-ФЗ законы нигезендә фатирларны саткан вакытта проект декларациясендә һәм өлешләп катнашу килешүендә энергия нәтиҗәлегеге классын күрсәтергә тиеш. Әмма чынлыкта энергия саклау классын күрсәтә.
«Шундый вәзгыять туа: өлешчеләр төзүчеләрне судка бирә, чөнки алар югары класслы торак сатып алдык дип уйлый, ә чынлыкта түбәнрәк класслыны сатып алган була. Проект документында бер класс күрсәтелсә, ә бәяләмәдә башка күрсәтелгән була»,- ди инспекторлар.
214-ФЗ Федераль закон нигезендә торак йорт төзүчеләр кулланучыларга йортларның энергия исәпләү приборлары белән җиһазландырылуы, энергия нәтиҗәлелеге классы турында хәбәр итәргә тиеш. Бу кулланучыларга энергия нәтиҗелелеге югары булган һәм кулланылган энергетика ресурсларын исәпләү приборлары булган торак сайлау хокукын бирә.
«Энергетика нәтиҗәлеге һәм энергия нәтиҗәлеген арттыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 261-ФЗ закон нигезендә торак йортларның энергетика нәтиҗәлелеге классын билгеләргә тиеш», -дип билгеләп үтә инспекторлар.
Белешмә өчен: Энергетика нәтиҗәлелеге классы – ул торак йортның файдалану барышында теләсә нинди энергия төре – җылылык, вентиляция, кайнар су, гомумйорт ихтыяҗларына электр белән тәэмин итүдән (дүрт күрсәткеч буенча билгеләнә) нәтиҗәле файдалану күрсәткече. Энергия саклау классы ике күрсәткеч – җылылык һәм вентиляциягә чыгымнар буенча билгеләнә. Кагыйдә буларак, энергия сакланышы классы һәрчак энергия нәтиҗәлелегеннән югарырак.
Тулырак мәгълүмат белән Инспекциянең рәсми сайтында: «Инспектор аңлата»: http://gsn.tatarstan.ru/rus/inspektor-razyasnyaet.htm битенә кереп танышырга мөмкин.