Татарстан тәҗрибәсе алданган өлешчеләр проблемасын нәтиҗәле хәл итү белән кызыксынган Россиянең башка төбәкләре тарафыннан да файдаланыла ала. Бу хакта Татарстанда узган РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, намуссыз фирмалар гаебе белән тораксыз һәм акчасыз, кайчагында бары бурыч белән калган алданган өлешчеләр хокукын якларга кирәк. Ул төбәк хакимиятләрен бу процессны озакка сузмаска чакырды, чөнки миллионнан артык өлешләп төзү турындагы килешү гамәлдә булган илдә меңләгән алданган өлешче бар.
Шул ук вакытта Татарстан төзүчеләре илдә башланган өлешләп төзү реформасы торак базарын үстерүдә тискәре чагылыш табарга мөмкин дип борчыла.
Шул ук вакытта алар эскроу-счетлар файдаланып проект финанслауга күчүгә аеруча шикләнеп карый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу проблемалы объектларны төзеп бетерә торган компанияләрнең эшләрен туктатырга мөмкин.
- Безнең тикшеренүләр күрсәткәнчә, төзүчеләрнең 30дан 50 процентка кадәре проект финанславы таләпләренә туры килми, - дип белдерде ул журналистларга. - Алар арасында яхшы абруйлы уңышлы компанияләр шактый. Аларны бу процесска ничек җәлеп итүне карарга кирәк.
Төбәкнең бу уңайдан үз фикере бар. Аерым алганда, эскроу-счетларга күчүне этаплы итү һәм кайбер төзүчеләргә өлешләп төзүне элеккеге финанслау формасын калдырырга рөхсәт итү карала.
Моннан тыш, республикада проблеманы хәл итүгә Федераль казначылык системасын җәлеп итәргә мөмкин дип саныйлар, бу акчаларның ничек сарыф ителгәнен тулы контрольдә тотуны тәэмин итәчәк.
Әлеге фикерләрнең кайсысы тормышка ашачагы әлегә билгеле түгел. РФ Дәүләт Советы президиумы утырышынла ачыкланганча, Хөкүмәт хәзер элеккеге кагыйдәләр буенча объектлар төзелешен башланган компанияләр өчен өстәмә шартлар карый. Әмма алар нинди генә булса да, өлешләп төзү реформасын гамәлдән чыгармаячак. Төзүчеләр проектлы финанслауга күчүдән котылып кала алмаячак.
Российская газета материаллары буенча