ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Россия чаңгы юллары-2019» Бөтенроссия чаңгы ярышына кушылды һәм Горки-Әмәт урманындагы ярышта катнашты. Бу чаңгы ярышында Татарстан Республикасының барлык министрлык һәм ведомстволары катнашуы күркәм гадәткә әверелде.
Бу көнне чаңгы узышлары Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ярында һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында да узды.
«Россия чаңгы юллары» дистә еллар буе үткәрелеп килә һәм традицигә әйләнде. Ярышлар илебездә 1982 елдан бирле оештырыла. Казанда бу чара 15нче тапкыр уздырылды. Бөтенроссия чаңгы ярышларында илнең 500 м еңнән артык кешесе катнашкан. Казаннан тыш, акция Россиянең 72 төбәгендә үткән.