ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

15 февраль көнне Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Совет райоында урнашкан «Победа» торак комплексының №1-16,42 блок секциясенең 2нче чираты, №9-16 блок секциясенең беренче этабы төзелешенә төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэминителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

Объектның гомум мәйданы - 43064,3 кв. метр, 19 катлы йортта 432 фатир урнашкан. Төзүче - «Победа» торак комплексы. Торак булмаган биналар да бар. Җир асты паркингы 710 машинага исәпләнгән.

Йорт янындагы территориядә балалар мәйданчыгы, ял итү урыны, җәяүлеләр өчен юл бар, агачлар утыртылган.


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Идел буе районында урнашкан «Станция Юбилейная» торак комплексы составына керә торган 1.4 номерлы торак йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

 

Объектның гомум мәйданы -  9558,7 квадра метр, 19 катлы йортта 162 фатир урнашкан. Төзүче  - «Сувар-Казан» АҖ.  Йорт янындагы территориядә балалар мәйданчыгы, җәяүлеләр өчен юл бар, агачлар утыртылган.

 

Бүген, 2019 елның 27 февралендә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең кадрлар резервын формалаштыру максатыннан ведомствода дәүләт гражданнар хезмәте вазифаларының әйдәп баручы төркеме буена конкурс узды.

Инспекция башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә узган комиссия утырышында Инспекция башлыгы урынбасары Рафаиль Гаянов, администраторлык тәҗрибәсе бүлеге башлыгы Айгөл Газизова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Наталья Әбсәләмова катнашты.

Утырышка бәйсез эксперт сыйфатында «АБАДА» фәнни-интеграция берләшмәсенең фәнни-методологик тәэмин ителеш департаменты җитәкчесе, доцент, фәлсәфә фәннәре докторы Ленар Сафиуллин чакырылган иде.

Конкурста 8 дәгъва кылучы катнашты. Аларга дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасы, төзелеш өлкәсе, күзәтчелек итү, дәүләт гражданнар хезмәте таләпләре, РФ Конституцтясе, коррупциягә каршы көрәш буенча сораулар бирелде.

2019 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Төзелеш өлкәсендәге дәүләт күзәтчелегенең актуаль мәсьәләре. Шәһәр төзелеш законнарындагы үзгәрешләр» темасына чираттагы киңәшмәне үткәрәчәк. Ул Инспекция башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә узачак. Чара Чистай муниципаль районы башкарма комитеты бинасында үтә.

Киңәшмә кысаларында төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкарган вакытта төп сораулар һәм таләпләр, төзүче һәм подрядчыларның Инспекция белән хезмәттәшлеге, өлешләп төзү мәсьәләре, Шәһәр төзелеш кодексындагы үзгәрешләр һәм башкалар каралачак. Шулай ук 2019 елга бурычлар да билгеләнергә тиеш.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бүлек җитәкчеләре, төзүчеләр, техник заказ бирүчеләр, төзелеш оешмалары вәкилләре катнашачак, шулай ук Татарстан Республикасының Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Яңа Чишмә, Спас муниципаль районнары вәкилләре дә чакырылган.

Төзүчеләр, техник заказ бирүчеләр, төзелеш оешмалары вәкилләре катнашында мондый киңәшмәләр даими рәвештә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Икътисади советының уртак утырышының 2017 елның 21 сентябрендәге ПР-282 номерлы беркетмәсен үтәү һәм эшмәкәрләр берләшмәләре белән Инспекция тикшерүләрен үткәргән вакытта туган проблемалы мәсьәләләрне ачыклау һәм хәл итүгә юнәлдерелгән кайтма элемтә механизмын камилләштерү максатларында үткәрелә.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан күзәтчелек астында булган капиталь төзелеш объектларында 381 тикшерү үткәрде.

Инспекторлар проект документлары, төзелештә хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен, экологик куркынычсызлык, санитар нормаларны бозу кебек шәһәр төзелеш төзелеше законнары таләпләрен бозу очракларын ачыклады.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 2019 елның 9 гыйнварыннан 22 февральгә кадәр административ хокук бозулар турындагы 148 карар чыгарылган. Бүгенге көнгә 3,5 млн сумнан артыклык штраф салынган.

Алабуга районындагы «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә Төркиянең «Хаят Кимья» компаниясенең санитар-гигиена кәгазе җитештерү заводының икенче чираты төзелә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектны проект документлары таләпләренә туры килүен тикшерә.

Объектның төп функциональ билгеләнеше - бәдрәф кәгазе, кәгазь салфетка һәм сөлгеләр җитештерү.

Төзүче  - «Хаят Кимья» ҖЧҖ, бинаның гомум мәйданы 19712 кв. метр тәшкил итә. Төзелеш эшләре 2019 елның икенче кварталында тәмамланырга тиеш.

Белешмә өчен: «Хаят Кимья» заводы Төркиянең «Хаят» холдингының «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы икенче предприятиесе - 2014 елда МИЗда агач эшкәртә торган «Кастамону» заводы ачылды, ул да «Хаят холдинг»ка керә.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт торак төзелеше инспекциясе тарафыннан Яшел Үзән шәһәренең Төзүчеләр урамы буенча күпфатирлы торак йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

10 катлы яңа төзелгән йортның гомум мәйданы 6970 квадрат метр тәшкил итә, 137 фатирга исәпләнгән. Төзүчесе - «Торак инвестиция компаниясе».

Татарстан Республикасы Президенты Саба муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Аның кысаларында ул Саба аграр көллиятенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.

Бүгенге көндә көллияттә 437 кеше укый. Биредә авыл хуҗалыгын механикалаштыру, икътисад һәм хисапчылык исәбе, электр тәэминаты, төзелеш, авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалану һәм ремонт кебек юнәлешләр буенча кадрлар әзерләнә.

Яңа бинада 13 аудитория бар, аларда лаборатория һәм остаханәләр, шулай ук 370 урынлы актлар залы урнашкан. Теоретик әзерлек кабинетларының барысында да интерактив җиһазлар урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә югары сыйфатлы башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Заманында без дә монда укыган идек. Әлбәттә, ул чакта уку йорты бу кадәр җайланмалар белән җиһазланмаган иде. Бүген республикада 30дан артык ресурс үзәге бар һәм бусы – иң яхшыларыннан берсе», - диде ул тантанадагы чыгышында. Татарстан Республикасы Президенты шулай ук колледж җитәкчелегенә кирәкле җайланмалар сатып алу өчен сертификат тапшырды.

Искәртеп узабыз: 2019 елның 29 гынварында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан «Саба аграр көллияте» бинасына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча.


22
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген, 2019 елның 22 февралендә, Казан танк училищесы оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналар узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Кораллы көчләр Генераль табы башлыгы Валерий Герасимов һәм башкалар катнашты. Чара барышында Казанда Герой-танкчыга һәйкәл ачылды.

Әлеге уку йорты легендар исемен юкка гына алмаган. Ул уңышлы курсантлар һәм офицерлар әзерләп чыгарган. Әлеге дәвердә училищены тәмамлаган 41 кеше Советлар Союзы Герое булган, ә өчесенә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәре, администраторлык-хуҗалык тәэминаты бүлеге башлыгы Радик Галиуллин Казан танк хәрби училищесын тәмамлаган. Инспекция коллективы аны әлеге тантаналы дата белән котлый.

Шунысын да әйтергә кирәк, уку йортын тәмамлаганнан соң Радик Галиуллин карьерасын хокук саклау органнарында дәвам иткән. Радик Равил улы, һичшиксез, зур хөрмәткә лаек.

Белешмә өчен: училище тарихы 1866 елның 1 сентябрендә, Александр IIнең "Хәрби ведомство" училищесын Юнкерлар училищесына үзгәртү турындагы указыннан башланган. 1919 елның февраленнән училище өчен яңа вакыт исәбе башланган. Республика Революция хәрби советы боерыгы белән Казанда элеккеге пехота юнкерлар училищесы базасында 1нче Казан мөселманнар пехота команда курслары законлаштырыла. Соңыннан ул Татар-башкорт хәрби мәктәбе, пехота училищесы һәм соңында Казан танк училищесы була.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне - батырлык, намуслылык һәм тугрылык бәйрәме белән котлыйм. 23 февраль көнне без традиция буенча Ватаныбызны яклаган, Россия иминлеге өчен хезмәт итүчеләргә хөрмәт күрсәтәбез.

Ир-егетләр һәрвакыт гаиләләре өчен терәк һәм яклаучы булуларын истә тотсыннар, мөһим карарлар кабул иткән вакытта җаваплылыкны үз өсләренә алсыннар, изге традицияләргә хөрмәт белән карасыннар.

Бу истәлекле көндә Сезгә уңышлар һәм иминлек, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, алга куелган максатларыгызның тормышка ашыру өчен бетмәс дәрт һәм көч, аяз күк йөзе, теләк-хыялларыгызның чынга ашуын, югары үрләр телим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International