Василий Кудряшев Яр Чаллыда территориаль органнар белән эш киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген, 20 февральдә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-көнчыгыш бүлегенең актлар залында Инспекция башлыгы Василий Кудряшев рәислегендә эш киңәшмәсе үтте. Анда аның урынбасарлары, Аппарат бүлекләре башлыклары, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт территориаль органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Башлык Инспекция эшенең төп юнәлешләрен билгеләде һәм барлык җыелучыларны алга таба да актив эшләргә чакырды. Аерым алганда, тикшерү турындагы мәгълүматларны РФ Генераль прокуратурасының «Бердәм тикшерүләр реестры» федераль дәүләт мәгълүмат системасына тиешенчә һәм вакытында кертү мәсьәләсе каралды.

«Бу этапта иң мөһим бурычларның берсе - мәгълүматны «Бердәм тикшерүләр реестры» федераль дәүләт мәгълүмат системасына тиешенчә һәм вакытында кертү, - дип билгеләп үтте Василий Кудряшов. Прокуратура Инспекция эшен без системага керткән мәгълүматлар нигезендә күзәтә. Бу юнәлештә башкарылган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирергә кирәк».

Василий Кудряшов сүзләренчә, әлеге мәсьәлә буенча бердәм регламент эшләү һәм бу эшне җайга салу зарур.

Очрашуда катнашучылар шулай ук Шәһәр төзелеше кодексындагы үзгәрешләр, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе регламенты үтәлеше, төзелә торган объектларда куркынычсызлык техникасы, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөмкинлекләр тәэмин итү, кыш көне төзекләндерү проблемалары мәсьәләләре дә каралды.

Белешмә өчен: «Бердәм тикшерүләр реестры» федераль дәүләт мәгълүмат системасында күзәтчелек органнарының планлы һәм планан тыш тикшерүләр турындагы мәгълүмат һәм алар буенча кабул ителгән чаралар турында мәгълүмат саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International