Бүген, 15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулды. Бу истәлекле көндә республика халкы якын һәм ерак чит ил территорияләрендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерә.
Испекциянең администраторлык-хуҗалык тәэминаты бүлеге хезмәткәре Салават Мөхәммәтшин 1981-1983 елларда Әфганстанда хезмәт иткән. Хәрби хезмәтен үтәгән Пули-Хумри шәһәренә ул 18 яшендә, Оренбург өлкәсенең Бузулук шәһәрендә ике айлык курсларны тәмамлаганнан соң эләккән.
«Миңа авылда үсүем булышты, мин Татарстанның Азнакай районыннан. Өченче сыйныфтан башлап колхозда эшләдем һәм авырлыкларга күнегеп үстем. Ә сугышта командир куйган бурычларны төгәл үтәдем», - сөйләде Салават Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы Салават Мөхәммәтшинга хөрмәтен белдерә. Сез батырлык, кыюлык һәм бурычка тугрылык үрнәге.