ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Казанның Мәүлетов урамында урнашкан торак комплексы төзелеше барышын тикшерде

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Казан шәһәренең Хөсәен Мәүлетов урамында урнашкан яңа торак комплексында 1нче торак йорт төзелеше барышын проект документлары таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерде.

Инспекторлар бинаның беренче катында урнашкан балалар бакчасы, җир асты паркингы һәм торак биналарны карады. Алар башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде.

Проект буенча бинаның мәйданы 11677 квадрат метр тәшкил итә. 16 катлы йортта 195 фатир урнашкан. Җир асты паркингы 555 машина кую урынына исәпләнгән. Объектны «Конкорд Билд» төзи.

Мәүлетов урамындагы торак комплексы өч корпустан тора, 2нче корпус тапшырылган, 1нче корпус тапшыруга тәкъдим ителгән, 3нче корпуста монолит каркас төзелә.

«Барлык кисәтүләр бетерелгәннән соң объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк», - дип билгеләп үтте инспекторлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International