2019 елның 20 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-көнчыгыш территориаль органында РФ Генераль прокуратурасының «Бердәм тикшерүләр реестры» Федераль дәүләт мәгълүмат системасына планлы һәм плансыз тикшерүләр турындагы мәгълүмат кертү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узачак.
Чара ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы беренче Василий Кудряшов рәислегендә үтәчәк. Киңәшмәдә шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Чистай территориаль органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнашачак.
Очрашуда катнашучылар әлеге системада эшләгән вакытта туа торган сорауларны, шулай ук Шәһәр төзелеше кодексындагы үзгәрешләрне, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе регламенты үтәлешен караячак.
Бердәм тикшерүләр ресстры системасында сыйфатлы эшләү дәүләт органнары эшчәнлегендә ачыклык һәм үтә күренмәлелекне арттыру, административ киртәләрне киметү, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм гражданнарның хокукларын яклауга булышачак.