Әлмәт районында бассейнлы спорт комплексы ачылды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстанның Әлмәт районы Габдрахман авылында яңа спорт комплексын ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Президенты киңәшчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашында узды.

Авыл халкы өчен төзелгән әлеге яңа объект спорт һәм тренажер залларын, өч юллы йөзү бассейнын үз эченә ала. Спорт комплексыннан мәктәпкә җылы юл аша чыгарга мөмкин.

Биредә спорт залы һәм бассейн өчене гардероб зонасы, ир-атлар һәм хатын-кызлар киенү бүлмәсе, хезмәткәрләр, медицина кабинетлары, инженер бүлмәләре, мәктәп кортында шөгыльләнүче яшь хоккейчылар өчен душ һәм кием алыштыру бүлмәләре бар.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан спорт комплексына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Бина энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирә.

Өч катлы бинаның гомуми мәйданы 2546 квадрат метр тәшкил итә. Төзүчесе -ТР Әлмәт муниципаль районы Габдрахман авыл башкарма комитеты.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International