ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә 2018 елга нәтиҗәләр ясадылар

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә 2018 елга нәтиҗәләр ясадылар. Узган ел инспекторлар тарафыннан Татарстанда төзелә торган объектларда 4505 тапкыр юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тикшерелгән.

Төзелеш фирмаларына кагыйдә бозуларны бетерү турындагы 1269 күрсәтмә бирелгән. Инспекторлар административ хокук бозулар турындагы 1368 беркетмә төзегән.

Аларның 807се Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының  9.4нче маддәсе буенча  - төзелеш өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен, 328 беркетмә КоАпның 9.5нче маддәсе буенча – капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, аны файдалануга тапшыруның тиешле тәртибен бозу (төзелешкә рөхсәт булмаган, файдалануга рөхсәт булмаган килеш куллану, төзелеш башлану турындагы хәбәрнамә җибәрү вакытын бозган өчен), 147 беркетмә законлы күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен, 33е өлешләп төзү өлкәсендәге законнарын бозган өчен, 1 беркетмә Бердәм торак төзелеше мәгълүмати системасына урнаштыру буенча йөкләмәләрне үтәмәгән өчен.

Гомум суммасы 30,5 млн сум тәшкил иткән штраф салынган.

Бөтен республика буенчеа 1171 төзелә торган объектта күзәтчелек башкарыла. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 380 объектка төзелгән, реконструкцияләнгән капиталь төзелеш объектының проект документларына ярашлылыгы турындагы бәяләмә биргән. 6 объектка бәяләмә бирүдән баш тартылган.

Татарстанда 133 торак төзелеше объекты ярашлылык турында бәяләмә алган, 41  торак йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән, 115 гражданнар обекты, 6 медицина учреждениесе, 10 мәктәп һәм 7 балалар бакчасы, 42 җитештерү объекты, 21 соцмәдәни-көнкүреш объекты, 28 линия төзелеше объекты һәм башка объектлар төзелгән.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International