Яр Чаллыда «Замелекесье» микрорайонында торак йорт файдалануга тапшыру өчен әзерләнә

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш бүлеге хезмәткәрләре Яр Чалыдагы 21нче «Замелекесье» микрорайонындагы 21-04нче торак йорт төзелеше барышын тикшерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре обектның проект документлары таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерде.

10 катлы йортның гомум мәйданы 6123 кв.метр тәшкил итә, анда 147 фатир урнашкан. Барлык кисәтүләр бетерелгәннән соң объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк. Төзүчесе - «Камгэсэнергострой» Капиталь төзелеш идарәсе ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International