ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе гыйнвар өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Аңардан коррупциягә каршы кертелгән яңа закон турында белергә була.
Коррупциягә каршы бюллетеньның яңа чыгарылышы турында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең рәсми сайтында “Коррупциягә каршы көрәш. Коррупциягә каршы бюллетень” http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1722225.pdf бүлегендә белергә була.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагында эскроу-счетларга күчү аркасында туган проблемаларны күтәрде һәм кайбер категория төзүчеләренә иске финанслау схемасын калдырырга тәкъдим итте. Бу тема РФ Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет президиумы утырышында күтәрелде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төбәк җитәкчеләрен яңа төзелешләр өчен инфраструктура сафка бастыруга дәүләт ярдәме мәсьәләсе борчый. Шулай ук республика Президенты ипотека булмаган торакка ихтыяҗга карата борчылу белдерде һәм төзелеш тармагының гражданнарның акчаларын җәлеп итү буенча яңа системага күчү рисларын атады.
"Бездә 109 төзүченең төзелеш өчен рөхсәте бар, аларның 54е яңа таләпләргә туры килә. Төзелешкә рөхсәтне, төзелеп бетә торган проблемалы объектларны һәм әзерлек дәрәҗәсе югары булган объектларны күздә тотарга, иске финанслау системасын яки төбәкләрнең үзләренә андый төзүчеәрне билгеләү мөмкинлеген калдырырга кирәк. Һәм, әлбәтә инде, төзүчеләргә эскроу-счетларга этаплап күчү тәртибен расларга", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Өлешләп төзү реформасы
Өлешләп төз реформасы 2018 елның 1 июлендә тиешле закон кабул ителгәннән соң башланды. Ул тармакка өлешчеләрнең акчаларын "казан" ысулы белән җыюны тыйды һәм төзүчеләргә аларны махсус банк счетларында "бер счет - бер йорт" принцибы белән урнаштыруны йөкләде. Шулай ук 2018 елның 1 сентябреннән банклар төзүчеләрнең әлеге счетлардагы гражданнар акчаларын ничек сарыф итүен контрольдә тота башлады.
Моннан тыш, 2019 елның 1 июленнән гражданнар акчаларын җәлеп итүче гражданнар эскроу-счетлар кулланып өлешләп торак төзү схемасына күчергә тиеш - мондый ирекле мөмкинлек 2018 елның 1 июленнән туды. Бу схема уенча, өлешчеләр акчаларын девелоперга түгел, ә төзүче объектны тапшыру буенча бурычын үтәгәнче акчаларны үзендә тоткан банкка тапшыра. Төзүчеләр проектларны банк кредитлары ярдәмендә финанслый.
ТАСС материаллары буенча
2018 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан “Азнакайнефть” нефть-газ табу идарәсе Ат-спорт мәктәбенең ат-спорт манежына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.
Ат-спорт мәктәбе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан. Бинаның гомум мәйданы – 1923,6 кв.метр. Объектка заказ бирүче һәм төзүче – В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ.
Манеж - 161 кешегә исәпләнгән трибуналары булган бер катлы бина рәвешендә.
2018 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең “Салават күпере” микрорайонында торак булмаган биналары булган 8-6нчы номерлы торак йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.
Объектны төзүче – “Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешма. 19 катлы йортның гомум мәйданы - 8609,1 кв.метр. Фатирларның гомум мәйданы 6243,4 кв.метр тәшкил итә. 102 фатир файдалануга әзер.
Төзекләндерү проектында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә балалар, спорт мәйданчыклары һәм парковка урыннары һәм урнашкан.
Алда көтелгән Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә бәйле рәвештә, традиция буенча бүләк бирү һәм алуны тыю зарурлыгы турында искәртәбез.
Коррупциягә каршы законнар һәм Россия Федерациясенең Гражданнар кодексы нигезләмәләрендә дәүләт һәм муниципаль вазифалар башкаручы, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым оешмалар хезмәткәрләренә бүләк бирүне, шулай ук хезмәт (эш) вазифаларын башкаруга (вәкаләтләр үтәү) бәйле рәвештә аларга бүләкләр алуны тыю каралган.
Беркетмәле чаралар, эш командировкалары һәм башка рәсми чаралар белән бәйле рәвештә алынган бүләкләр искәрмә булып тора.
Вазифаи затлар тарафыннан бүләкләр алу Россия Федерациясе законы белән каралган тыюны бозу санала, мәнфәгатьләр низагы туу өчен шартлар тудыра, кабул ителгән карарларның объективлыгын шик астына куя, шулай ук законда каралган җаваплыллык – ышанычны югалту сәбәпле эштән азат итү, ә бүләк ришвәт буларак бәяләнгән очракта, җинаять җаваплылыгына тартуны күз алдына тота.
Моннан тыш, вазифаи затларның эш вакытыннан тыш дусларыннан яки вазифаи затлар дәүләт (муниципаль) идарә функцияләрен башкарга затлардан бүләкләр алу расланган тыюны бозу санала.
Хезмәтләр, башкарылган эш нәтиҗәләрен, шулай ук милек, шул исәптән вакытлы файдалануга бушлай алудан да тыелырга кирәк, чөнки вазифа затка теләсә нинди матди файда алу тыелган.
Дәүләт вазифаларын башкаручылар, дәүләт гражданнар вазифаларын башкаручы затларга физик һәм юридик затлардан бүләк алу 2008 елның 25 декабрендәге “Коррупциягә каршы көрәш” 273-ФЗ Федераль законының 12.1 маддәсе, 7нче пункты һәм 2004 елның 27 июлендәге “Россия Федерациясендә дәүләт гражданнар хезмәте турында”гы 79-ФЗ Федераль законының 17нче маддәсе, 6нчы пункты белән җайга саланган.
Вазифаи затларның тыюга карамастан бүләк алуы мәнфәгатьләр низагы өчен шартлар тудыра һәм дисциплинар җаваплылык, хәтат ышанычны югалту сәбәпле эштән азат итүгә кадәр китерергә мөмкин.
РФ Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне узган утырышта өченче, ахыргы укылышта өлешләп төзү турындагы законга (214-ФЗ) төзәтмәләр кертте. Алар төзүчеләрнең күп фатирлы йортлар сафка бастыруда катнашу тәҗрибәсенә таләпләрне йомшарта һәм 2018 елның 1 июленә кадәр эшләр башкаруга рөхсәт алган компанияләргә кайбер таләпләрне кертә.
Документ нигезендә, күп фатирлы йортның гомум мәйданына таләпләр 10нан 5 мең квадрат метрга кадәр киметелә.
Шулай ук законга “максатлы кредит” төшенчәсе кертелә. Бу төзүче һәм кредитор (банк яки төзүченед гамәлгә куючысы) арасында төзелгән килешү шартлары нигезендә күп фатирлы йорт яки баша күчемсез милек объекты төзү өчен кредит яки заем. Акчалар законда күрсәтелгән төзелеш белән бәйле максатларга гына тотыла ала.
Закон үз көченә кергән көннән өлешләп төзү килешүе теркәлгән мизгелдән җир кишәрлеге һәм анда сафка бастырыла торган күп фатирлы йорт өлешчеләрдә залогта була дигән кагыйдә эскроу счетлары механизмын кулланып өлешләп катнашу килешүләрен төзегән вакытта файдаланылмый. Төзүченең исәп-хисап счетлары саны төзелешкә рөхсәт саныннан артмаска тиеш. Төзүчегә бер үк вакытта берничә җир кишәрлеге шәһәр төзелеш планнары яки территорияләрне планлаштыруның расланган проектлары буенча объектлар төзү өчен өлешчеләр акчасын җәлеп итү тыела.
Төзелешкә рөхсәтне 2018 елның 1 июленә кадәр алган төзүчеләр һәр рөхсәт өчен вәкиллекле банкларның берсендә банк счеты ачарга тиеш. Алар өчен дә өстәмә чикләүләр кертелә, шул исәптән кредитлар, займнар, ссудалар формасында акча җәлеп итүгә дә. Шул ук вакытта сүз төзелешкә максатлы кредитлар турында бармый. Тагын коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмалар төзү, хуҗалык берләшмәләренең устав капиталларында, башка коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмаларның милкендә катнашуга чикләүләр кертелә.
РФ Төзелеш министрлыгы
2018 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1908 елда архитектор Константин Олешкович тарафыннан төзелгән Шамов хастахәнәсе бинасының А блогына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелгән.
Бу бина мәдәни мирас объекты санала.
Шулай ук инспекторлар контроль-күзәтү чаралары үткәргәннән соң Шамов хастаханәсенең яңа янкормасына (Б блогы) да ярашлылык турында бәяләмә бирделәр.
Объектларның гомум мәйданы - 12048 һәм 6469,2 кв.метр. Аны «Полистройкапитал» ҖЧҖ төзи. Шамов хастаханәсе Казанда Калинин урамы, 5/54 адресы буенча урнашкан.
2018 елның 1 октябренә Татарстан Республикасында өлешләп төзү буенча теркәлгән килешүләрнең гомум саны 36 271гә җиткән, алар буенча төзүчеләрнең гомум акча йөкләмәсе 80 млрд.сум тәшкил итә.
Җирле үзидарә органнары тәкъдим иткән мәгълүматлар нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелеш өчен акчалары җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган гражданнарның гомум ресстры формалаштырыла һәм Инспекциянең рәсми сайтында урнаштырыла.
Гомум реестр белән http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_924512.pdf сылтамасы буенча Дәүләт контроле (күзәтчелеге) бүлегендә танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Яшел Үзән шәһәренең Төзүчеләр арамында урнашкан инженер челтәрле күп фатирлы торак йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелгән.
Объектның төзүчесе - «Акварели Групп» ҖЧҖ. 10 катлы, 5 подъезңды яңа йортның мәйданы 14539 кв.метр тәшкил итә. 207 фатир файдалануга әзер.
Төзекләндерү проектында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә парковка урыннары һәм балалар мәйданчыгы урнашкан.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендәге сәүдә үзәгенә төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.
Объектның төзүчесе – “Лента” ҖЧҖ. 9984,5 кв.метрлы бер катлы бинада сәүдә заллары һәм павильоннар урнашкан. Төзекләндерү проектында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен таләпләр исәпкә алынган. Парковка урыннары каралган.