Муниципалитетларга өстәмә вәкаләтләр бирү турындагы закон проекты әзерләнгән

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының күчмә утырышы узды. Киңәшмә барышында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов «Муниципалитетларга йортларны өлешләп төзү буенча дәүләт контроле вәкаләтләрен бирү турында»гы ТР Законының беренче маддәсенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты буенча доклад белән чыгыш ясады.

Әлеге закон проекты буенча җирле үзидарә органнары төзүченең булган схема буенча эшли алуы яки эскроу-счетлар кулланырга тиешлеге турындагы бәяләмә бирергә тиеш.

Федераль закон буенча мондый бәяләмәләр бирү белән өлешләп төзү өлкәсендәге контрольлек итүче орган шөгыльләнергә тиеш. Әмма Татарстан Республикасында 66-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән өлешләп төзүне контрольдә тоту вәкаләтләре җирле үзидарә органнарына бирелгәнлектән, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе муниципалитетларга өстәмә функциләр бирү тәкъдиме белән чыкты – җирле үзидарә органнары төзүчеләргә объектның әзерлек дәрәҗәсе турындагы бәяләмә бирәчәк.

Искәртеп узабыз: РФ Төзелеш министрлыгы 30 процент әзерлекле проектларны эскроу-счетларга күчүдән азат итү башлангычы белән чыкты. Шулай ук өлешләп төзү килешүләре буенча сатылган мәйданнарның 10 процентын. Әмма Татарстан Республикасы территориясендә объектларның әзерлек дәрәҗәсен кем билгеләячәге бүгенге кадәр ачыкланмаган. Шул ук вакытта эскроу-счетларга күчү турындагы закон 2019 елның 1 июленнән үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International