ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре мәчет төзелеше барышын тикшерде. Объект Казанның Совет районы Трудовая урамында урнашкан.
Хәзерге вакытта төзелеш эшләре тәмамлану алдында, объект тапшыруга әзерләнә. Бина ике катлы, цоколь этажы һәм манарасы бар. Бинаның гомум мәйданы 372,8 квадрат метр тәкшил итә. Проектта физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пандуслар урнаштыру каралган.
Төзүче – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Сәлах» җирле мөселманнарның дини оешма-мәхәлләсе.