2018 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан «SABA-ARENA» универсаль спорт комплексына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
«SABA-ARENA» универсаль спорт комплексы ТР Саба муниципаль районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе. М.Җәлил урамы, 3нче йорт адресы буенча урнашкан.
Объектның төзүчесе ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитеты, подрядчы - «Ак таш» ҖЧҖ.