ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Казан төзүчеләре, банклар һәм өлешләп төзү өлкәсендә контроль (күзәтчелек) буенча вәкаләтле органнарның вәкилләре белән семинар-киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә барышында төзүчеләрне эскроу-счетларга күчүне кичектермәүне сорадылар, ә банклар исә төзүчеләр белән әлеге счетларга күчү эшен көчәйтүне үтенде. Аерым алганда, финанс-кредит оешмалары белгечләренең гамәлләре автоматлаштырылган булырга тиеш.
Искәртеп узабыз: 2019 елның 1 июленнән төзүчеләр өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын турыдан-туры файдалана алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителә. Төзүчеләр эскроу-счетлар белән эшләргә тиеш булачак, гражданнарның акчалары шунда туплана.
Хәзерге вакытта базарда катнашучыларның адаптация процессы бара. Төзүчеләргә финанслауның әлеге ысулына күчүне тизләтеп, бүген үк банкларга барырга киңәш итәләр.